Сәлимә әбигә – 95 яшь
12 гыйнварда Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Кырлай авылында яшәүче Сәлимә Мукаеваны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Сәлимә әби гомере буе туган авылында яши. 1936 елдан 1980 елга кадәр колхозда эшли. Ире Васил белән 56 ел бергә гомер итәләр, өч бала үстерәләр.
Олы уллары Әлифҗан гаиләләре белән Түбән Кама шәһәрендә, Гарифҗан Иске Кырлайда, кызлары Диләрә Арча шәһәрендә яшиләр. Васил абый 2010 елда вафат булган. “Безнең әти дә искиткеч әйбәт, тырыш кеше иде”, – ди Диләрә.
Ильяс Сәхәпов