Мәскүрә апа ялгыз түгел
Иске Ашытта яшәүче Мәскүрә Мәхмүтова бик яшьли тол калган. Механизатор булып эшләгән ире Мөдәрис 1978 елда иртәнге якта кинәт йөрәк чиреннән үлеп китә. Балаларның (өчәү) кечкенәсе Тәбрискә 12 яшь кенә була. Олысы Рәискә – 23, кызы Мансурага 21 яшь. Әти кирәк вакытлар…
Мәскүрә апага 15 гыйн- варда 90 яшь тулды. Мәскәүдә яшәүче улы Рәис тә гаиләсе белән кайтып җиткән. Кызы Мансура да монда. Мәскүрә апа ялгыз түгел. Улы Тәбрис һәм килене Лилия гаиләсе белән яши. Туган көненә табыннар әзерләп куелган. Балалары җыелган. Район үзәгеннән дә килеп җиттеләр менә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге житәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин чәчәкләр, бүләкләр белән юбилярны котладылар. Нинди күңелле вакыйга! Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Президент В.Путинның, район башлыгы
И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, тәртип- ле балалар үстергәне, зур хезмәт юлы үткәне өчен рәхмәт әйтте.
– Безнең яшьлек бик авыр заманга туры килде, бала вакыттан колхоз эшендә булдым. Авыр сугыш елларын да кичердек. Яшьли тол калдым... – дип сөйләде Мәскүрә апа. – Аллага шөкер, бүгенге тормышым бик әйбәт.
Мәскүрә апа бәйләргә яраткан. Ул бәйләгән шәлләрне яратып алганнар. Уллары: “Малай вакыттан без әтидән техника йөртергә өйрәндек”, – дип искә алдылар. Төп йорттагы килен Лилия: “Мин күршедә генә яшәдем”, – дип сөйли. Ире Тәбрис: “Мине ул Тәбрис абый, – дип йөри иде, дип көлештек. – Безнең яшь аермасы 6 ел”. “Күрше егетенә, белгән кешегә кияүгә баргансың икән, димәк, әйбәт гаиләгә килен булып төшкәнсең, начар булсалар, бармас идең”, – дибез.
Без бу гаиләгә матур тормыш, гомере буе колхозда гади хезмәт башкарган Мәскүрә апага исәнлексаулык, балалар бәхете телибез!
Румия Саттарова