Бу бәхет түгелмени?
– Улың өчен рәхмәт, кешелекле ярдәмчел, олы җанлы итеп үстергәнсез, – диде Ләлә апага Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова.
Ана өчен газизләре турында мондый сүзләр ишетүдән дә зуррак әйбер бар микән?
Үзе эшләгән мәктәп коллективы котлау өчен әнә Кыш бабай белән Кар кызын җибәргән. Хезмәттәшләренең, дөресрәге укучыларының мондый хөрмәтен күрү бәхет түгелмени?
90 яшьлеге белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев үзе килгән. Үзенең һәм Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырган икән, 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хезмәт ветераны өчен кем моны зур дәрәҗә түгел дип әйтә ала?
Түбән Атыда гомер итсә дә, Ләлә Хәлиуллина тумышы белән Балтач районыннан. Түнтәр авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән кыз.
– Минем әти Кече Төрнәленеке. 30 еллап педагогия училищесында белем биргән. Сугыш вакытында училище Үрнәккә күчте бит. Шуның каршында ачылган рус сыйныфында укыдым. Әтинең укытучылар династиясен дәвам ит, дигән сүзен тыңлап шул һөнәрне сайладым. Хәнәфи белән танышкач нәсел җебенең әле бик күп еллар дәвам итәсен аңладым, чөнки булачак ирем дә укытучы иде, – дип искә ала Ләлә апа.
Әнә шулай Түбән Атыга килеп төпләнә ул. Үрнәк гаилә булып яшиләр, биш бала, берсе вафат, тәрбияләп үстерәләр. Династия дәвам итә. Бер уллары укытучы, доцент, фән кандидаты, аның улы да укытучы. Хәнәфи абый күптән вафат инде, әмма Ләлә апа күңелендә аның турында иң җылы хисләр генә саклана.
– Мин бик бай кеше, – ди Ләлә Хәлиуллина. – 14 оныгым, 16 оныкчыгым бар. Балаларым хөрмәтендә яшим, авылда ихтирам итәләр, кул-аягым исән-сау, бу бәхет түгелмени?
Гөлсинә Зәкиева