Халык белән бергә

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Халык белән бергә

Район эчке эшләр бүлегенең 2018 елга хисап җыелышы булды. Җыелышта район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров, район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ислам Әхмәдуллин катнашты.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев еллык эшне тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләде. Бүлекчә җитәкчеләренә, участок хезмәткәрләренә дә урыннан торгаларга туры килде. Җыелыш башыннан ахырына кадәр “полиция халыкка хезмәт итә” дигән фикергә корылган иде.

– Узган ел районда халык белән уздырылган 99 зур чара булды, – дип сөйләде Айдар Баһавиев. – Полиция хезмәткәрләре ДНД, “Форпост” оешмасы егетләре белән бергә тәртипне тиешле югарылыкта саклады. Бер генә чара да өзелмәде.

Полиция хезмәткәрләренең төп бурычы – халык иминлеген саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш. Узган ел районда 260 җинаять очрагы теркәлгән, 39ы аерата авыр җинаятьләр. 2017 елда – 262 җинаять эшләнгән. Җинаятьләрне ачу – 86,8 процент. Туктатылган эшләр дә бар.

– Һәр җинаять артында кеше тора, – дип сөйләде Айдар Баһавиев. – Халык арасында җинаятьләрне булдырмый калу, профилактик эш җитеп бетми. Эчкече гаиләләрне аерата игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Күптән түгел Пөшәңгәрдә булган авыр җинаятьне (хатын ирне чәнчеп үтерде) булдырмый калып та булыр иде...

2018 елда 839 административ хокук бозу оч- раклары теркәлгән. Яңа гына  бәйрәмнәр үтеп китте. Яңа ел төнендә бөтен җирдә  ялт-йолт шартлаткычлар атты...

– Яңа ел петардалары өчен аерым урыннар билгеләнде, – диде ул. – Әмма петардалар шарт-шорт бөтен җирдә атылды. Ярый әле районда фаҗигаләр булмады. Ә бит аннан кулы өзелгән, йорт янган очраклар бар. Халыкны тәртипкә чакыру буенча эшләп бетермибез...

Узган ел 77 урлау очрагы теркәлгән. Әлбәттә, әйбереңне урлаттырмас өчен сак булырга, тишле чараны күрергә кирәк. Шул ук сүзне полиция житәкчесе кибет хуҗаларына да әйтә.  Әнә, Арчада берәүне кибеттән әйбер урлаганы өчен җаваплылыкка тартканнар, судтан чыгуга ул район үзәгендәге эре кибетләрнең берсенә кергән дә, тагын әйбер урлаган.

Мошенниклык тормышта һаман булып тора. Алданмагыз дип сөйләп, язып торабыз, әмма алданабыз. 2018 елда шундый 20 очрак теркәлгән. Телефон, Интернет челтәре аша алданулар ешаеп китте. Телефон, Интернет аша товарны сатып аласың икән, товар кулга кермичә акча күчерергә ярамый. Сак булырга кирәк.

Предприятиеләргә, мәгариф учреждениеләренә урнаштырылган видеокамералар жинаятьләрне ачуга ярдәм итә. Әмма бу юнәлештә эшлисе бар әле.

Утлы корал, наркотиклар әйләнеше, коррупция, кызганыч, тормышта бар һәм булып тора. “Без аларны ачарга тиеш”, – дип катгый итеп әйтте җитәкче.

Арча районында узган ел 31 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. 6 кеше һәлак булган, 33 кеше төрле тән җәрәхәте, имгәнүләр алган. Сәбәп-ләре: зур тизлек, каршы якка чыгу, спиртлы эчемлекләр. Җыелышта

ЮХИДИ хезмәткәрләренә эшне тагын да көчәйтәсе барлыгы турында ассызыклап үтелде.  “Безнең эштән халык канәгать була икән инде – бу безнең өчен иң зур бүләк”, – дип тәмамлады чыгышын Айдар Баһавиев.

Соңыннан сүзне район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров алды. Прокурор, районда яңа җитәкче буларак, сүзне кыска тотты.

– Балигъ булмаган балалар авыр җинаять эшли. Җинаятьләрне булдырмас өчен профилактика эшен көчәйтергә кирәк, – дип сөйләде ул. –  Аңлыйм, хезмәтегез авыр һәм куркыныч. Зыян күрүче ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә икән инде – аның үзеннән җинаятьче эзләмәскә, ә бәлки аны җылы итеп кабул итеп, хәлен сорашып, вакыйганы ачыкларга кирәк. Германиядә, мәсәлән, полициягә мөрәҗәгать итүчене ачык йөз белән каршылап, кофе, чәй тәкъдим итеп, тыныч, дустанә мохиттә сөйләшү алып баралар.

Прокурор полиция хезмәткәрләре арасында спортчылар бармы, дип тә кызыксынды. Полиция хезмәткәрләре: “Бар”, – дип шау итеп алдылар. Волейбол командасы, чаңгычылар... “Безнең бокс буенча спорт остасы да бар – Данис Гафуров”, – дип тә күрсәттеләр.

Районара тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Ислам Әхмәдуллин: “Без хезмәт күрсәтүче биш район арасында Арча иң тыныч район”, – дип әйтеп үтте.

...Полицейский булырга малайлар кечкенәдән кызыга. Кинофильмнар карап хыялланалар. Үсеп җиткәч алар, янәсе, герой була! Эх, тормышта да шулай булса икән лә ул! Биредә утыручылар авыр хезмәт сайлаган... Уңышлар телик үзләренә!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International