М . Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурс

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

М . Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурс

Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы  . М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр лауреатларга – 30 яшькә кадәрге, талантлы Татарстан Республикасы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өчен бирелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 20 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58 йорт, 302 офис («Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе).

Февраль аенда аларга республика М. Җәлил премиясен бирү буенча чираттагы конкурска йомгак ясала.

 

Элемтә өчен җаваплы зат: Галиева Зөһрә Камил кызы – тел.: +7 (843) 231-81-29,
факс: +7 (843) 231-81-19, эл. почта: O.Srp@tatar.ru.

Положение "О Республиканской премии им.М.Джалиля"

Срок подачи документов – до 20 января 2019 года.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International