19 нчы январь көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2003-2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Арча районы җитәкчесе призына корэш буенча ярышлар булып узды. Көрәшчеләр 9 үлчәү категориясенә бүленеп ярыштылар. Командалар арасында 1 нче урынга Яңа Кенәр мәктәбе командасы чыкты. 2 нче урынны Шушмабаш мәктәбе, 3 нче урынны Апаз мәктәбе командалары яулады.