Бүген береңдә, иртәгә...
2016 елдан башлап Арчада да үзара салым акчасын җыя башладылар. Алдагы елларда ул акчага нинди эшләр башкарылды, быел ниләр планлаштырыла – бу хакта газета битләрендә яктыртылды.
Авыл җирендә һәр тиеннең кая һәм ни өчен киткәнлеге, нинди эшләр башкарылганлыгы күз алдында. Авыл җирлекләре башлыклары тиененә кадәр исәпләп, кешегә җиткереп баралар, ә менә Арчада бу яктан кыенрак. Мәйдан зур булгангамы, күләмле эш кенә күзгә чагыла. Ә үзара салым акчасы шәһәр халкы тормышын яхшырту – урам юлларын тәртипкә китерү, яктырткычлар кую, чүп ташлау мәйданчыкларын карау, янгын гидрантлары кую – кыскасы вак әмма кирәкле эшләрне башкару өчен тотыла.
Әйдәгез, халык белән иң якын мөнәсәбәттә булган территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләренең берәрсенә мөрәҗәгать итеп карыйк әле. Аларга караган территориядә үзара салым акчасына берәр эш башкарылдымы икән.
– Әйе. 2018 елда Вагыйзовлар урамының буеннан буена энергия саклаучы як-
тырткычлар куелды, Җиңүнең 40 еллыгы урамында урам баганаларындагы иске яктырткычлар яңартылды. Кол Гали, Тинчурин урамнарында электр чыбыклары алыштырылды, яңа төзелгән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркына 4 багана һәм аларга яктырткычлар эшләнде, Әмирхан урамына вак таш җәелде, – диде “Көнбатыш” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин.
Булган мәгълүматның дөреслегенә тәмам инану өчен тагын бер кат тикшереп карый торган гадәтем бар. Бу очракта иң яхшы эксперт – халык үзе. Шуңа Әмирхан урамында яшәүче Зилә Гасыймова белән элемтәгә кердем.
– Мин өч ел элек урамыбыз юлын карауларын сорап район башлыгы Илшат Нуриев янына кердем. Соравыма колак салдылар. Беренче елны урамга эре таш түшәп киткәннәр иде, быел менә вак таш җәйделәр, яңгыр сулары аксын өчен торба да салып калдырдылар әле. Кышын да урамнарны кардан чистартып торалар, – диде ул. – Мин ике кешегә 600 сум салым түлим, киләчәктә дә биреп барачакмын. Чөнки башкарылган эшләр минем балаларымның киләчәге өчен бит.
– Сез район башлыгына кадәр барып җиттем дисез...
– Җитәкчеләр барысын да күреп, белеп бетерми бит. Шуның өчен җыелышлар җыялар. Мин берсен дә калдырмый катнашам, проблемаларны әйтәм, язып бирәм.
– 2018 елда сезнең урамга бәхет елмайган, әмма икенче елга сезнең акча икенче эш өчен тотылачак.
– Шулай тиеш тә. Бүген береңдә, иртәгә икенчеңдә. Чынлыкта бер шәһәрне матурлыйбыз бит.
Үзара салым буенча референдумда бер ханым Тау асты урамына таш җәюләре турында белдергән иде. Казан тыкрыгына вак таш түшәп куйдылар... Барысын да санап бетереп булмый. “Үзәк” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина тулы бер дәфтәр бите үзара салым акчасына башкарылачак эшләр исемлеген җибәргән. Анда юлларны карау, яктырткычлар кую, паркны тәртипкә китерү һәм башка төрле көндәлек тормышта кирәкле эшләр тезелеп төшкән. Аларның бәясе миллионнар белән генә исәпләнә. Өстәвенә, быел бәяләр дә артты.
Билгеле булганча, үзара салым акчасына дәүләт 4 тапкыр күбрәк өстәп түли. Халыктан 5 миллион җыялар икән, артканы белән 25 миллион була. Бу безнең өчен бик зур сумма кебек. Кая куялар икән җитәкчеләр моның кадәр акчаны, диләр. Яшермим андый фикер мине дә борчып алды. Рәмзия Хәмидуллина биргән исемлекне күргәч, күзләр маңгайга менде. Быел ун урында як-
тырткычлар куела, алыштырыла диелгән анда. Шул гына да 5 миллионнан ар- тыкка төшәчәк.
Узган җәй күпкатлы йортлар ишегалларына асфальт җәйделәр. Бер яктан караганда зур мәйдан да түгел кебек. Акча ягына килгәндә... бер тонна асфальт һәм таш күпмегә төшә икән, дип кызыксынып “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка мөрәҗәгать иттем.
– Асфальтның бер тонна бәясе 3 мең сумнан башлана. Әле аны ике кат җәяргә кирәк. Беренче катка биш сантиметр итеп җәйгәндә 100 квадрат метрга 13 тонна асфальт кирәк. Икенче катка тагын шуның кадәр диярлек. Бер километрга ягъни юлның киңлеге 5 метрлы булса 5 мең квадрат метрга күпме суммада асфальт кирәклеген санап чыгару авыр түгел. Вак ташның тоннасы 600 сум. Быел бәя тагын артачак әле. Ул бер тонна таш юл өчен бер уч кебек кенә. Юлны карау өчен 100 метр арага гына да бик күп таш китә, – дип аңлатты ул.
Бу бәяләрне ишеткәч чәчләр үрә тора. Бездән җыелган 5 миллион түгел 25 миллион да әллә никадәр эш башкарырга җитми икән дигән фикергә киләсең.
300 сум түләргә дигәч бер дә ул акчаны чыгарып саласы килми шул. Аңлыйм. Мин әле 5 кешегә 1500 сум түлим. Әмма үзебез, балаларыбыз рәхәт яшәсен өчен бит. Мин андый вакытта аракы белән чагыштырам. Ул акчаны кайберәүләр бер көндә эчеп бетерә. Бу очракта ичмасам файдасын күрәбез. Без булмасак, киләчәк буын.
Бу мизгелдә нишләптер Репинның “Бурлаки на Волге” дигән картинасы күз алдына килде. Шул бурлак- лар кебек бөтенебез бер булып тормышны тартсак кына матур яшәүгә ирешеп булачак.
Гөлсинә Зәкиева