Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры
Бу арада сүз хоккейчы ветераннар уены турында барды. Үткән якшәмбе көнне булды ул. Сәбәбе дә бар. Эшмәкәр, спортчы, иганәче Фәнил Гарәфиев истәлегенә үткәрелде. Матур традиция. Спортның һәр төре буенча мәрхүм спортчыларны искә алалар...
Югары Әзәк егете Фәнил Гарәфиевны әйбәт кеше иде, дип сөйлиләр. Гаять кешелек- ле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торганы өчен ихтирам итәләр, яраталар иде үзен. Яшьли әрәм булды... Исән булса, быел аңа 51 яшь тулган булыр иде. Онытмыйлар...
“Металл” ширкәтен оештыр-
ган эшмәкәр ул. Арча төбәгендә район Советы депутаты, шәхси эшкуар, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы һәм хәйрияче буларак танылган шәхес. Хәзер аның эшен хатыны Лилия ханым, балалары, туганнары дәвам итә. Кешене эш һәм металл эшләнмәләр белән тәэмин итүче игелекле оешма булды ул. Һәм бүген дә шулай. Хәтерегездәдер, Арча стадионы коймаларын да әлеге оешма егетләре тотып бирде. Шундый улны биргән Әзәк яклары да ширкәтнең игелекләрен күреп тора. Хәйрия гамәлләре, ширкәт эшчәнлеге турында сөйли башласаң, сүз озынга китәчәк. Әйдәгез хәзер, хоккей турниры турында сөйләшик.
Турнирны ачу тантанасын Фәнил Гарәфиевның улы Фәнис башлап җибәрде.
Район башлыгы Илшат Нуриев Фәнил турындагы матур истәлекләре белән уртаклашты һәм уенчыларга уңышлар теләде.
Тантанада шулай ук Фәнилнең тормыш иптәше Лилия ханым да катнашты.
Быелгы турнир шунысы белән дә үзенчәлекле булды: аны Ильяс хәзрәт изге догалар укып спортчыларга хәер-фатиха биреп ачып җибәрде.
Ярышка Арча, Балтач, Кукмара, Саба районнары хоккейчы ветераннары килгән иде. Җанатарлар да күп килгән. Хоккейны яраталар. Боз-га бер чыктыңмы, хоккей уйнау ләззәтен татыдыңмы – бу мәхәббәт гомер буена бара, диләр. Еш кына без малайлар белән шимбә көн Боз сараена шуарга барабыз. Ул кичке сәгать 7дә башлана һәм 8дә тәмамлана. Кичке сәгать 8дән соң Боз сарае бушап кала, дисезме, юк, анда зурлар, ветераннар арасында тагын да азартлы хоккей уеннары башлана. Үткән якшәмбедә иртәдән башланган турнир кичкә кадәр дәвам итте. “Ашаттылармы?” – дип сорыйм ветеран хоккейчы, уеннарны җанатып оештырып йөргән Дамир Хәкимов- тан. “Янәшәдә генә ике кафе, ашап чыгарга мөмкинлек бар иде”, – диде әңгәмәдәшебез. Арчаның җыелма ветераннар командасында 15 кеше. Турнирда “Иң яхшы уенчы” исемен алган 45 яшьлек Илдар Садыйков 4 яшьтән хоккей уйный. “Яңа Кенәрдән, – дип таныштыр- ды ул үзе белән. – Хоккей уйнап үстек. 80нче елларда Яңа Кенәрдә 7 хоккей командасы бар иде. Тренерыбыз Тәлгать Әхмәтов булды. Республика күләмендә дә җиңүләр яуладык. Хәзер дә хоккей уйныйбыз. Атнага ике тапкыр. Бу турнирда Кукмара, Балтач командалары бик көчле иде. Көчле көндәшләр белән уйнавы да күңелле. Безнең команда да бирешә торганнардан түгел. Оста уенчылар команда капитаны Дима Плотников, Камил Гарәфиев, Фәрит Шәфиков, Илнур Габдрахманов, Азат Заһриев... – саный китсәң алар күп. Ә мин үзем хоккейны бик яратам. Аннан әйтеп бетергесез ләззәт алам...”. “Иң яхшы капкачы” исемен шулай Арча командасындагы уенчы Олег Мөхәммәтҗанов ала.
...Уеннар тәмам. Арча командасы – 1нче, Балтач – 2нче, Кукмара – 3нче, Саба командасы 4нче урынны алды. Кубокны арчалар көндәшләренә бирмәде. Афәрин!
Бәяне кем бирә? Җанатарлар. Шундыйларның берсе – Субаш Атыдан, үзе әйт-
мешли, теш чыкканнан бирле хоккей уйнаучы, берничә көннән 50 яшь тулачак, турысын әйтеп сөйләшүче Илһам Шакиров белән сөйләштек. “Уеннар кызыклы булды, – диде ул. – Көндәшләр дә көчле иде. Һәр уенчыны танып, белеп торабыз. Рәхмәт, матур уйнадылар. Командалар үзебезнекеләрдән генә торырга тиеш! Аның бөтен көче шунда!”.
Иң дулкынландыргыч мизгелләр, мөгаен, турнирны ябу тантанасында Фәнилнең әнисе Дания апаның чыгышы булгандыр. Ул үзенең улын онытмаулары, спортта җыелып, искә алганнары өчен хоккейчыларга рәхмәт әйтте.
Румия Надршина