Күршеләрдән өйрәнәбез

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Күршеләрдән өйрәнәбез

Күптән түгел Россиянең йөз журналисты Беларусь Республикасында булып, андагы тормышны үз күзләре белән күреп кайтты. Президент Александр Лукашенко аларны үзе җитештергән тәм-томнар белән сыйлый, унбер сыерлары да булуын әйтә. Көнгә 40-50 литр сөт бирәләр икән.

16 гыйнварда безнең район хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итүче Беларусь компаниясе вәкилләре белән очрашуда ветеринар-консультант Сергей Сенкеевич әлеге кечкенә генә илнең атланмай сату буенча дөньяда өченче урында торуын әйтеп үтте. АКШ һәм Яңа Зеландиядән генә калышалар. Сөт җитештерү буенча беренче бишлектә.

Билгеле, мондый уңышлыклар үзеннән-үзе килмәгән. Совет заманыннан калган мирасны җимермичә, таратмыйча саклап камилләштерә баралар.

Очрашуга район хуҗалыкларының баш зоотехниклары, ветеринария табиблары чакырылган иде. Сүз нигездә терлекләрдә була торган авыруларны дәвалау турында барды. Чөнки авыру терлектән сөт тә, ит тә алып булмый. Беларусьта бу мәсьәлә җайга салынган, дару-препаратларны да үзләрендә җитештерәләр, белгәннәрен безгә кадәр килеп өйрәтеп тә китәләр.

Белгечләребез бу дәресләрдән күп нәрсә үзләштереп киткәндер дип уйлыйк. Мин газета укучыларыбыз өчен кызыклы булганнарын гына әйтеп китәм.

– Сездә терлекләрдә лейкоз авыруы бармы? – дигән сорау бирдек.

– Юк, күптән бетте инде.

– Моңа ничек ирешеп була?

– Бары тик авыру терлекне иткә җибәреп кенә.

Терлекчелектә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артык. Сыерны роботлар сава торган фермалар бар. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга дәүләт ярдәме юк. Сөтне халык күбрәк кибеттән ала.

– Семинарлар үткәргәндә сыерларның алдыннан түгел, артыннан йөрегез, – дип киңәш итте Сергей Сенкеевич. – Алдан алар бар да матур күренә, артка чыгып карасагыз күпме маститлы сыер барын күрерсез.

Мастит авыруы дөньяның бар илләрендә дә бар икән. Шуның аркасында бер сыердан елга уртача 10-11 мең сум зыян килә. Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә маститны башлангыч өлешендә үк дәвалыйлар. Авыру имчәктән бактерия керүдән башлана. Ул сыер савучының кулындагы ярадан ук эләгергә мөмкин. “Кайсыгызда сыер савучы перчатка киеп эшли?” – дип сорады белгеч. Эндәшүче булмады.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International