Алар балаларны ярата

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Алар балаларны ярата

Арчаның 4нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының район этабы узды. Конкурс ике көн барды. Беренче көнне катнашучылар 10нчы балалар бакчасында балалар белән шөгыльләр күрсәтсә, икенче көнне “Бәләкәч”кә җыелды.

Дәрәҗәле исем өчен 8 тәрбияче көч сынашты: Арчаның 1нче балалар бакчасыннан Лилия Йосыпова, 4нче балалар бакчасыннан Гүзәл Фәхриева, 6нчы балалар бакчасыннан Гөлнара Шәрәфетдинова, 8нче балалар бакчасыннан Гөлнар Сәйфуллина, 9нчы бакчадан Сиринә Җаббарова, 10нчы бакчадан Лиана Хисмәтуллина, 11нче бакчадан Резеда Хәбибуллина, Яңа Кенәр балалар бакчасыннан Рәмзия Гайфуллина. Һәммәсе тәҗрибәле, үз эшенең остасы, балаларны яратып, әти-әниләр белән уртак тел табып эшләүчеләр.

Һәр тәрбияче номинацияләр буенча җиңүче булып танылды. Зона ярышларында район данын яклап 1нче урынга лаек булган Лилия Йосыпова һәм 2нче урын иясе Лиана Хисмәтуллина көч сынашачак.

Лилия Йосыпованың тәрбияче стажы 10 елдан артып бара. Бакчада ул инде күптән үз кеше, балалар да, әти-әниләр дә ярата үзен. Балалар белән шөгыльләр вакытында төрле тәҗрибәләр үткәреп, аларны төрле яклап ачарга тырышкан һәм узган ел район буенча осталык дәресе күрсәтеп 1нче урын алган Лилия бу юлы да эзләнү темасы буенча төрле төстәге буяулар белән тәҗрибә тәкъдим итте. “Балалар андый тәҗрибәләрне бик ярата, “Әйдә тагын үткәрик әле”, – дип еш сорыйлар”, – ди үзе дә ике бала тәрбияләүче, балаларның күңелен аңлап эшләүче тәрбияче. “Мин балаларны бик яратам, алар белән яшәреп китәм, яңа төркем килгән саен балачакны кичереп, үземә яңалык ачам, – дип дәвам итә ул. – Хәзерге заман балалары аң-белем буенча шактый үсеш алган сабыйлар, бакчага да күп әйберне белеп киләләр. Төрле яңа методикалар кулланып эшләп, без аларга үсәргә, аң-белемен арттырырга ярдәм итәбез”.

Тәрбиячеләр бәйгедә катнашырга ярдәм иткән хезмәттәшләренә зур рәхмәтле.

“Миңа коллегаларым белән бергә мөдиребез, үзвакытында остазым да булган Фәния Гыйззәтуллина да бик булышты. Шулай ук әниемнең киңәшләре дә нык ярдәм итте, – дип рәхмәтләрен җиткерде 12 еллык тәҗрибәле Лиана Хисмәтуллина. Лиана тынгысыз тәрбияче хезмәтен кечкенәдән күреп үскән бала, әнисе, 1нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Ләйсән Ибраһимова үрнәгендә тәрбияләнгәнгә, җиңел эш булмаса да, әлеге һөнәргә мәхәббәт тәрбияләнә аның күңелендә. “Әни янына эшенә килгәли идем, балалар белән эшләвенә кызыгып караган чакларым булды. Балаларны ихластан яратуым мине дә тәрбияче булырга укырга керергә этәрде. Хезмәт авыр булса да, балаларны ярату бар нәрсәне оныттыра. Алар безне икенче әниләредәй хис итеп, серләрен дә, борчуларын да сөйли. Риясыз, эчкерсез булгангамы икән, бик рәхәт алар белән”.

Әлеге һөнәрне сайлавына шатланып эшли тәрбиячеләр. Кемнәрдер конкурска айлап әзерләндек дисә дә, бу вакыт аралыгына конкурс шартлары буенча ныклап әзерләнү генә керә. Ә анда катнашу өчен аларның дистә еллар буе тупланган эш тәҗрибәсе, хезмәтләренә ихластан бирелеп эшләү ярдәм иткән. Конкурста катнашырга җөрьәт итү үзе җиңү инде. Тагын да зур җиңүне, еллар артында калган хезмәт нәтиҗәсе алып килә. Тәрбияче өчен инде үзләре әти-әни булган, тормышта үз урыннарын тапкан балаларның еллар узгач онытмыйча танып, “Мин сезнең төркемгә бакчага йөргән идем”, – дип якын итеп дәшүләреннән дә зур шатлыклы җиңү юк.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International