Сабыр булыйк, бердәм булыйк
Воронеж өлкәсендә бер шәхси эшмәкәр дүрт ел бушка авыл урамнарын кардан чистарта икән. Әмма җирле властьлар барыбер аңа рәхмәт әйтмиләр, ди.
Эшмәкәрнең олы юлда кафесы бар. Бервакыт кафе тирәсендәге карны чистарту өчен сигез мең сум акча сорыйлар моннан. Һаман алай түләп булмый, кредитка “Беларус” тракторы ала бу. Һәм үзе, әти-әнисе яшәгән урамнарны чистарта. Әкренләп башка урамнарга да күчә. “Тегендә-монда гына чистартып китсәң авылдашлар күзенә карарга да оят бит, – ди ул. – Кешеләр иртән торып чыккач илдә бар да начар дип уйламасыннар, үз эшләренә яхшы кәеф белән барсыннар”.
Авыл кечкенә түгел – чистартасы юл 50 километрга җыела. Аңа кар күп вакытта төннәр буе тырышырга туры килә. Бер урамнан биш-алты тапкыр уза. Юлчылар бер вакытта да болай эшләми.
Шәхси эшмәкәрнең активлыгы властьтагыларга бик ошап бетми – аларга да хәзер үзгәрергә туры килә бит.
Эшмәкәр яңа ел алдыннан тракторын яна торган тасма һәм йолдызлар белән бизәгән, үзе Кыш бабай киеме кигән...
Әлеге язманы укып матур хыялларга чумып утыра идем, телефон шалтырады. “Кишеттән әле мин, – диде бер ир кеше. – Урамнарны чис- тартмыйлар, бүген сөт тә тапшырып булмады”.
– Кишетләр, Кышкар авыллары белән кыенрак шул, – диде Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов. – “Кишет” ширкәте белән килешү төзегән идек, трактор чыгарабыз, дип торалар инде...
– Симетбаш авылы белән ничек?
– Симетбашта эш көйләнгән, урамнарны “Таттелеком” егетләре чис- тарта.
Әйе, “Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин туган авылын кыш көннәрендә дә онытмый.
Кызыксынып тагын берничә авыл җирлеге белән элемтәгә керәм.
– Без “Курса МТСы” ширкәте белән ел да килешү төзибез, – ди Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Авылларга кадәр “Татавтодор”ның Арча филиалы чистарта, әле менә Алан авылына кадәр ачып киттеләр. Авыл урамнары җайлап чистартылып барыла.
Үрнәк авыл җирлеге иң эреләрнең берсе. “Кыенлыклар бар инде, – ди җирлек башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев. – Тракторыбыз бар үзе, әмма ягулык табу проблема. Ярый әле урман хуҗалыгы, лицей ярдәмгә килә”.
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назир Фәттахов кирәк булганда юлларда тәүлек буе эшлибез, ди. Юлларга 24 техника чыга, көч зур аларның, эшләреннән моң-зар ишеткән юк.
– Арча шәһәре урамнарыннан ноябрьдән башлап 10 мең тоннага якын кар чыгардык, – ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе урынбасары Ренат Фазылов. – Булган бөтен техника урамнарны чистартуга, кар түгүгә тупланган, эш сәгатьләре белән исәпләшү дә юк. “Монолит”, “Агрохимия” ширкәтләреннән дә техника алып торабыз. Тротуарларны чистарту өчен бер кечкенә шәхси трактор да ялладык. Халыкка мөрәҗәгать итеп әйтәсе сүзебез дә бар. Безнең тракторлар чистартып узуга капка турысына кар өеп киттеләр, дип шалтырата башлыйлар. Көрәк алып чыксаң биш минутлык эш инде, югыйсә. Һәр капка төбен ачып йөри алмыйбыз бит инде.
Монысы шулай, әмма чат башларына кар өеп калдырмасыннар иде, юл куркынычсызлыгы таләп-ләренә дә туры килми инде болай эшләү.
Кышның яртысы гына үтеп бара. Карлар явар әле, сабыр булыйк, бердәм булыйк.
Ильяс Сәхәпов