Ана капиталы

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Ана капиталы

Әңгәмәдәш – Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

– Гөлназ Гыйлембаевна, ана капиталыннан ай саен пособие буенча безгә шалтыратып, аңлатып язуыбызны үтенәләр. Шул турында сөйләсәгез иде.

– 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче бала өчен бирелә торган ана капиталы сертификатыннан ай саен пособие алу мөмкинлеге узган ел тудырылды. Бу пособиене балага 1,5 яшь тулганга кадәр алып була.

– Ана капиталыннан ай саен бирелә торган пособие бүген күпме һәм ул кемнәргә бирелә?

– Быелдан ана капиталын өлешләп кулланырга теләүчеләр ай саен 8896 сум пособие алачак. Әлбәттә, бу пособиене ана капиталы сертификатына ия булган барлык гаилә дә ала алмый. Аның аерым шартлары бар. Беренчедән, сертификатның 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче балага бирелүе шарт. Икенчедән, ул гаилә кеременә бәйле. Соңгы 12 айда гаиләгә кергән тулаем керем исәпләнә. Һәм шул тулаем керем гаилә әгъзаларына бүленә. Җан башына тигән керем 14034 сумнан артмаса, бу пособиене алып була.

– Пособиене алу тәртибе ничек?

– Пенсия фондына килергә кирәк. Гаризаны сертификатны үз исеменә рәсмиләштергән ана бирә.

– Пенсия фондына гариза бирү өчен теләсә кайсы вакытта да килсәң ярыймы?

– Сертификатны рәсмиләштергән вакытта ук пособиегә гариза язарга була. Балага 6 ай тулганчы гариза язсаң, пособие бала туган айдан исәпләнәчәк. Әгәр дә балага 6 ай тулганнан соң мөрәҗәгать итсәң, пособие гариза язган көннән бирелә башлый.

– Сертификат акчасын ай саен бакчага, яслегә түләү максатыннан алу мөмкинлеге турында да сөйләсәгез иде.

– Бала тугач, ике айдан соң мондый мөмкинлектән файдаланып була.

– Сертификат акчасын бер үк вакытта берничә төрле максаттан алып буламы?

– Була. Гариза язып, тиешле документларны тапшырырга гына кирәк.

– Яшь гаиләләрнең ташламалы ипотека һәм аны ана капиталы белән каплау турында да беләселәре килә.

– 2018–2021 елларда икенче яки өченче баласы туган гаиләләр үзләренең торак шартларын яхшырту максатыннан ташламалы кредиттан (6 процентлы) файдалана алалар. Ташламалы ипотеканы ана капиталы акчасы белән каплап була.

– Ана капиталы быел артамы?

– Ана капиталы 2020 елда индексацияләнәчәк, дип көтелә. Ул бүген 453026 сум тәшкил итә.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International