70 еллык гаилә бәхете

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

70 еллык гаилә бәхете

Арча станциясендә гомер кичерүче Гатифә һәм Исхак Хәбибуллиннарның гаилә тарихы 70 елдан артып китә. Гаиләнең 70 еллык туен җәмгыятьтә бер-береңә рәхмәт белдерү дип атыйлар. Димәк, бу чор инде артка борылып карап, олы мәхәббәтнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бәхет икәнлеген аңлау.

Узган ел Хәбибуллиннар гаиләсенең дәвамчылары әнә шул гаилә бәйрәменә җыелган булса, гыйнварда тагын бер бәйрәм — Исхак Хәбибуллинның 95 яшьлек юбилеена җыелды. Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде. Ул Россия Президенты һәм үзенең Рәхмәт хатлары белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырды. Котларга килүчеләр арасында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм социаль яклау бүлеге вәкиле дә бар иде.

Саба районында туып-үскән Исхак абыйның гомере Арча белән бәйле. Биредә ул озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Исхак абый дәһшәтле сугыш юлларын узган кеше. Әти- әнисе озын гомерле булмаса да, Аллаһы Тәгалә үзен озын гомер белән бүләкләгән. 1942 елда армиягә алынган егет артиллерия полкында да, танк дивизиясендә дә фронт юлларын уза, Ленинград фронтында Ладога күленнән ерак түгел дивизиядә төзәүче, соңрак коралчы була. Аннан, 1947 елның язына кадәр укчы булып, туган ягына әйләнеп кайта. Кайтуга МТС-та тракторга утырган егет гомерен хезмәткә багышлый. Лаеклы ялга чыккач та йөрәге өйдә тик ятуга түзми аның, 1994 елга кадәр Арчада урнашкан оешмаларда слесарь, токарь булып эшли.

Аллаһы Тәгалә Хәбибуллиннарны озын гомер генә түгел, бик сирәкләргә тәти торган тигез канатлы озын парлы гомер белән дә бүләкләгән. Гатифә апа белән гомер буе бер-берсен аңлап, санлап яшәгәннәр, бүген дә бер-беренә терәк. Шөкер, аякларында йөриләр, зиһеннәре камил, ишегалды, урам тирәсенә дә чыгып йөри алалар. Сугыш кайтавазы — Исхак абыйның колаклары бик начар ишетә, тик Гатифә апа аңа һәрчак ярдәмгә килә, үзе генә белгән якын тавыш белән колагына иелеп сөйли.

Өлкәннәр Арча станциясендәге йортларында икесе генә гомер кичерә. Үзләреннән ерак түгел гаиләсе белән яшәүче төпчекләре Резидә яннарына көнгә берничә килеп китә, калган өч баласы Түбән Камада яши. Исхак абый белән Гатифә апа 5 балага гомер биргән, бүгенге көндә берсе араларында юк, мәкерсез үлем аны иртә алып киткән.

Өлкәннәр бүгенге көннәренә шөкер кылып, балаларына хәер-догада гомер кичерә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International