Алар әле дә бергә
Сугыш ветераны Мәсхүт Галиевка багышлап балалары төзегән альбомны карап утырам. Нинди зур истәлек. Мәсхүт абыйның бөтен тормыш юлы сурәтләнгән. Бу шәхес турында бөтен гәҗит битен тутырып язарга булыр иде, ул күргәннәрне берәүгә дә кичерергә язмасын.
– Сугышка киткәндә мин әле мәктәпне тәмамларга да өлгермәгән идем, – ди Мәсхүт абый. – Озак та тормый алгы сызыкка да җибәрделәр. Бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнашырга туры килде, Польшага кадәр барып җиттем. Сугыш сугыш инде, эзсез генә үтми, яраланулар да булды.
Беренче тапкыр ул Калинин фронтында яралана, сазлыклы урында сугышканда снаряд шартлый, Мәсхүт абый аңын җуя, аларны дошман чорнап ала... Мәетләрне җыйганда аны да табалар, яралыларны зур конюшняга саламга яткыралар, шунда немецлар һөҗүм итә, дигән хәбәр килә. Бәхеткә, дошман кабат чигенергә мәҗбүр була. Икенче тапкыр Мәсхүт абыйның уң кулы сына, өченчесендә сул аягы яралана.
Сугышны ул Германиядә тәмамлый. 1948 елда гына туган ягына әйләнеп кайта.
Сугыш газаплары артта кала. Мәсхүт абый бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый, хезмәт юлында гомерлек юлдашы Суфия апаны очрата. 1951 елда кавышып та куялар. Ике уллары – Мансур белән Рамил туа. Алар да гаилә кора, оныклар, оныкчыклар китә.
Бүгенге көндә Суфия апа белән Мәсхүт абый бик бәхетле. Беренчедән, тигезлекләре бар, икенчедән, кадер-хөрмәттә яшиләр. Бүген алар уллары Рамил, киленнәре Дания тәрбиясендә. Сабый баладай багалар үзләрен, исән-имин генә булуларын телиләр.
– Рәхмәт Даниягә, әти-әниләргә карата бик шәфкатьле, – ди Рамил. – Әти-әни исән булу – үзе зур бәхет, яшәсеннәр иде әле.
Шушы көннәрдә Мәсхүт Галиев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Үзенең һәм Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Гөлсинә Зиннәтова