Татлы җимешләр

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Татлы җимешләр

Ания апаны Арчада белмәгән кеше бармы икән? Аеруча өлкән буын. Гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты ул. Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башлыгы Илшат Нуриев аны котлап иң изге теләкләрен белдерде. Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшыр-ды. Чәчәк бәйләмен кулларына тотып кызлары арасында фоторәсемгә төшкәндә Ания апа бик күпкә яшәреп киткәндәй булды, маңгаендагы җыерчыклар да оялгандай ул мәлгә юкка чыкты.

Эх, тормыш авырлык- лары китереп чыгарган ул җыерчыклардан шулай җайлы гына котылып булса икән, аның яшьтәгеләргә ул юлларны гомер дәверендә кичергән авырлыклар салган шул.

– Түбән Мәтәскәдә гади крестьян гаиләсендә тудым мин. Миңа 12 яшь булганда әтине сугышка җибәрделәр, ике бала калдык. Әти кире әйләнеп кайтмады, – дип искә ала Ания апа. – Барын да күрдек, ачлыгын да ялангачлыгын да. Үзем дә бала килеш элеваторда вагоннан ашлык бушаттым. Терәлеп кенә йоклап ала идек. Утын әзерләү дә эләкте, шахтада да булдым, сугыштан соң арба тартып ипи саттым.

Аннан инде гомер буе сәүдә өлкәсендә эшли. 1962 елда Рафис Корбанов белән гаилә корып җибәрәләр. Биш балалары туа. Шуларның өчесе исән. Рафис абый да күптәннән вафат инде.

Ания апа хәзерге вакытта өлкән кызы Ләйлә гаиләсендә яши. Яраткан әни һәм әби ул. Илмирасы да бу йортка эзне суытмый, ул әле тумыштан инвалид энесен дә тәрбияли. Әнә шундый мәрхәмәтле, игелекле, ярдәмчел балалар тәрбияләгән Ания апа, хәзер үзе үстергән агачларның җимешләрен татый.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International