Аталар, аналар, наздан мәхрүм балалар
Арча районында газиз балаларына алимент түләмәүче 151 кеше исәптә тора. Аларның гомуми бурычлары бүгенге көнгә 32 млн. 32 мең сумга җыелган.
Язмышны үзебез язабыз, дип сөйләшергә яратабыз. Әллә чыннан да шулай микән? Аллаһы Тәгалә берәүне дә начар юлга кереп китсен дә, газиз баласын үз теләге белән язмыш кочагына ташласын, дип яралтмый-
дыр, югыйсә. Кемнәрдер гомерләре буе бала сөю бәхетен татый алмыйча яши, ә кемнәрдер Аллаһы Тәгалә биргән бала дигән шул олы бүләктән баш тартырга җөрьәт итә.
Районда шушы мәсьәләгә кагылышлы бер генә мисал. Яшьләр гаилә корып җибәрә. Тормышларын түгәрәкләп кыз бала дөньяга килә. Ул балага дөньяга килүгә үк тормыш авыр сынау әзерләп куйган: кәеф-сафа корып яшәүне үз иткән әти- әнине көннәрдән беркөнне ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр. 3 яше дә тулмаган сабыйны әбисе опекунлыкка ала. Суд ата белән анага алимент түләттерү турында карар чыгара. Ул көнгә инде 11 ел вакыт узган, алимент түләүдән качып йөрүче әти-әнинең икесенә бергә 3 млн. сумга якын әҗәтләре җыелган. Иң тетрәндергәне — алар айнып, тагын ике балага гомер биргән, тик олы кызларының язмышы гына кызыксындырмый үзләрен. Ата-ана назыннан мәхрүм булып үскән кызның да күңелендә үзләренә карата нәфрәт, күрәсең, авылга туганнарына кунакка кайткан чакта да ул үзенә гомер биргән әти-әнисе белән очрашмаска тырыша икән. Китаплардан укып хәйран калып утырабыз, баксаң, үзебезнең арада да гыйбрәтле язмыш ияләре аз түгел.
Бу гаилә тарихын Арча суд приставлары белән чираттагы рейдка чыккач белдек. Рейд вакытында авыллардагы 5 йортка тукталсак та, дүртесенең капка-ишекләрендә йозак, берсе генә өендә булып чыкты. Төп эш урыннары булмаса да, һәммәсе дә ни беләндер мәшгульдер, күрәсең, юкса, ишек бикләп китеп бармаслар иде. Өйдә булмаучыларга суд приставлары икенче көнне үзләренә килергә чакыр-ган язу калдыра. Әгәр килмәсәләр, үзләре кабат бара яки алиментчыларны мәҗбүри алып киләләр.
Тагын бер гаиләгә керәбез. Йорт урамнан ук нурын җуйган, нык искергән. Биредә инде ир уртасына таба атлаучы уллары белән ана яши. Эченә кергәч тә йортның тышы алдамаганлыгы күренде. Хәмерне үз итәләр икән. Ананың 40 яшенә якынлашкан улының алимент буенча 600 мең сумга якын әҗәте җыелган. Аны түләү турында уйлау юк, эш юк дигән сылтау белән эшкә урнашырга да теләми җавапсыз ата. Хатыны, улының әнисе 5 ел элек вафат булган, баланы опекунлыкка алганнар.
Республикада алиментлар буенча бурычлыларны түләттерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешене балалары алдындагы бурычларын үтәүгә этәрүче аеруча нәтиҗәле чаралар арасында аларны нинди дә булса махсус хокукларыннан мәхрүм итү санала. Әйтик, транспорт чарасы белән идарә хокукын, шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән чыгып китү хокукын чикләү. Приставлар транспорт чарасы белән идарә хокукыннан мәхрүм ителәчәкләре турында хәбәр итәләр. Россиядән читкә чыгу хокукларын чикләүгә килгәндә, алиментлары буенча 10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычы булган гражданнар илдән чыгып китә алмый. Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә алимент түләүдән тайпылучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту еш кулланыла. РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35.1 маддәсе буенча шундый административ җәзага ел башыннан районда 5 кеше тартылган. Нигездә, алар мәҗбүри эшләрдә тиешле сәгатен эшләргә тиеш. Эшне үзе дә табарга мөмкин, тапмаган очракта, район башкарма комитеты тарафыннан Арчада алар өчен махсус билгеләнгән оешмалар бар, шуларга урнаштыралар. Быел бер алиментчыга карата җинаять эше ачылган.
Розалия
Зиннәтова