Республика ярышына кемнәр бара?
Көрәшчеләрне карап торып үстерәбез. Югары Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов, Курса-Почмактан Зөлфәт Рамазанов әле кайчан гына кечкенә малайлар иде. Инде егет булып өлгереп киләләр. Яңа Кенәрдә район башлыгы призына үткән 2003 елгы, 2004 елгы яшүсмерләр арасындагы ярышта алар да катнашты. Һәм үз үлчәүләрендә 1нче урынны алдылар.
Тугыз үлчәү авырлыгында 57 яшүсмер көрәште. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев көрәш кагыйдәләрен искә төшереп үтте.
Көрәш вакытында тренерлар үзләре көрәшердәй булып җанатып тордылар. Алар: Арчадан Фәнис Зарипов, Илшат Һидиятов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин, Урта Курса мәктәбеннән Марат Әхмәдиев, Шушмабаш мәктәбеннән Марат Сәләхов, Апаз мәктәбеннән Марат Фаязов, Наласа ягыннан Таһир Лотфуллин...
... Янымда гына Кушлавыч егете Рәйхан Шөрмәтов, төрле хәрәкәтләр ясап, көрәшкә әзерләнә. Тренер Фәнис Зарипов: “Көрәшкә тәнне җылытып керәсе, зал җылы түгел”, – дип көрәшчеләрне кисәтә. Ул ара да булмады Рәйхан көрәшергә кереп тә китте. Озак тартышмадылар, 3:1 исәбе белән Рәйхан өстен чыкты. “Җиңәрмен дип уйламаган идем, – диде сөенеп Рәйхан. – Көчле ич ул...” 50 кг.лы көрәшчеләр арасында Рәйхан 3нче урынны алды.
Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин:
– Көрәштә бүген бездән 8, 9 сыйныфларда укучы 11 бала катнаша, – дип сөйләде. – Кечерәкләр дә бүген көрәш карый. Әнә, күрәсезме, көрәшне смартфонга төшерүче малайны, 4 сыйныфта укучы Айнур Корбангалиев ул, киләчәктә көчле көрәшче булачак. Әле менә яңа гына келәмгә көрәшергә кергән Руслан Корбангалиев, 9 сыйныфта укый, шулай ук сәләтле көрәшче, волейбол да уйный.
Яңа Кенәрдән Адел Сөнгатуллин да монда. Арча Сабантуенда яшүсмерләр арасында баш батыр булып калган егет. Әтисе Марат та карарга килгән. Аделнең энесе Әмир дә көрәшкә йөри. “Малайлар спорт белән шөгыльләнергә тиеш, – дип саный әтиләре Марат. – Алайса алар көннәр буе телефонда утырачак”. 80 килодан авырраклар арасында Адел җиңү яулады. Балаңның җиңү яулавы, әлбәттә, ата-ана өчен күңелле.
Азапланмыйча, озак тартышмыйча, көндәшен секундлар эчендә оста итеп салучылар булды. Алар: Шушмабаш мәктәбеннән Динарис Таҗетдинов, Югары Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Булат Шакиров...
Арчадан Ралиф Сәләхетдиновны да өметле көрәшче, дип күзәттеләр. Арчаның 6нчы мәктәбендә 8 сыйныфта укый. “Әни минем Иске Иябаштан, – дип сөйләде ул. – Әнинең энесе Айнур абый да көрәшә, күршеләре дә көрәшчеләр. Шулар йогынтысы булгандыр инде миңа да”. Егет узган ел Яңа Кырлай сабантуенда көрәшеп, тәкә алган. Чаңгы ярышларында да катнаша. Бу юлы да 65 кг.лылар арасында 1нче урын анда булды.
Узган ел, сабантуенда көрәшеп, тәкә алучылар тагын бар әле. Ул – Түбән Атыдан Марат Һаҗиев. Монда да сынатмады: 75 кг.да 1нче урынны алды. Жиңүчеләрнең барысын да атап үтәсе килә. Алар: Сикертәннән Инсаф Кәримов, Курса-Почмактан Эниль Гыйззәтуллин, Апаздан Айзат Закиров, Яңа Кенәрдән Фирдүс Вәлиев...
...Көрәш тәмамлангач, бүләкләрне залга ташыдылар. Көрәшче, тренер Рөстәм Габделбәров: “Мондый бүләкләр безгә булмады”, – дип әйтеп куйды. Заманалар үзгәрә шул.
Җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга дипломнар, медальләр, бүләкләр бирделәр. Яңа Кенәр мәктәбе командасы 1нче, Шушмабаш мәктәбе – 2нче, Апаз мәктәбе командасы 3нче урынны алды. Көчле көрәшчеләр “Арча” спорт комплексы спорт залында атнаның һәр сишәмбесендә очрашачак. Алар республика ярышына барачак. Уңышлар!
Румия Надршина