Халыкны нәрсә борчый?
Авыл җирлекләрендә 2018 елга йомгак ясала. Казанбашта үткән җыенда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров катнашты.
Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов узган ел башкарылган эшләрне авыллап әйтеп күрсәтте. 16 авыл кергән иң зур җирлек. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, үзара салым акчасы исәбенә (халыктан җыелганның 1 сумына дәүләт 4 сум өстәп түли әле) һәр авылда урамнарга таш түшәлгән. “Һәр авылның акчасы шушы авылга тотыла”, – дип басым ясап әйтте чыгыш ясаучы.
2018 елда җирлеккә кергән авылларда 38 бала туган, 2017 елдагыга караганда берәү булса да артык. Тик менә үлүчеләр 4кә күбрәк. 21 пар язылышкан, 6 гаилә аерылышкан. Гаилә кормаган 40 яшькә кадәрге 60 ир-егет, 25 хатын-кыз бар. Хәерче заманнарда балалар күп туган, элек өйләнмәгән егетләр юк диярлек иде. Күп авылларның киләчәге менә нигә томанлы.
– Без бала таба торган яшьтә түгел шул инде, – дип пышылдашты янәшәдә утырган хатын-кызлар. – Бала таба торганнар башка җирдә.
Казанбаш хатын-кызлары да Казанга эшкә йөри икән. Авылда да, Арчада да эш юк, шуңа Казанга йөрергә туры килә, диделәр.
– Без бүген үк ун механизатор килә икән – техникага утыртабыз, ун сыер савучы килә икән – эшле итәбез, 15 кеше килсә дә эш бар, – диде “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов.
Көтектәге крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Дамир Шакирҗанов, “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров та үзара сөйләшкәндә, бездә эш урыннары бар, бик эшләргә теләүче генә юк, дип әйттеләр.
Авылда кешене нәрсә тота? Монда сәбәпләрне күп санарга мөмкин, билгеле. Терлеге булган кеше аны ташлап китмәячәк. Димәк, моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов әйтә, инвестор Лотфуллин Р.З. пай җирләренә дә түләп бетермәде, ди. – “Ничек түләми инде? – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Килешүне ул үтәргә тиеш. Хезмәт хакы түләүдә дә тоткарлыклар бар. Аны без чакырып китермәдек, үзе сорап килде”.
Районның яңа прокуроры Фәнис Шәйхәттаров та җыелышка кызык өчен генә килмәгән: “Мин сез әйткәннәрне теркәп барам, безнең беренче чираттагы бурыч – халыкның законлы хокукларын яклау”, – диде ул. Хезмәт хакын вакытында түләмәгән җитәкчегә законның нәрсә икәнлеген аңлатачаклар. Пай җирләре буенча килешүләр үтәлмәгәндә хокукларны суд аша яклап була.
Халык бик актив булды, сораулар күп иде. Район башлыгы аларның берсен дә җавапсыз калдырмады. “Сыерларга салым салалар икән, дигән сүзләр йөри, бу дөресме?” – дип тә сорадылар.
– Дөрес түгел! – диде Илшат Нуриев. – Терлек асрыйм дигән кешегә грантлар бирәләр, кечкенә ферма салу программасы буенча грантлар суммасы ике тапкыр артты. Бернинди салым юк, үзегезгә бирәләр әле, асрагыз гына!
Сөт җыючы Җәүдәт Әхмәтханов халыкка акча түләп бетермәгән. Әлеге моң-зар да прокурор игътибарына эләкми калмагандыр.
Ильяс Фәттахов