Саны бар, сыйфаты да булсын
23 гыйнварда Арча муниципаль районы Иҗтимагый советының утырышы булды. Анда “Арча муниципаль районы авыл мәдәният йортлары һәм клубларының социаль-мәдәни эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә каралды.
– “Җәмәгать контроле турында”гы Россия Федерациясе Законын үтәп, районның Иҗтимагый советы халыкка социаль хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча эш алып бара, – диде Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов. – Кагыйдә буларак, социаль учреждениеләргә бәя биргәндә җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алына. Эшче төркем урыннарга барып мәдәни чараларны карады. Аларны оештырганда яңа алымнар куллану, катнашучыларның саны арту күңелне сөендерә.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләде.
2018 елда районда 78 оешма халыкка социаль-мәдәни, мәгълүмати һәм күңел ачу хезмәтләре күрсәткән. Барысы 11671 мәдәни массакүләм чара үткәрелгән. Уртача алганда бер авыл җирлегендә ел буена 150 чара үткәрелгән. Мәдәният йортларында уртача – 40, авыл клубларында 25 кеше катнашкан.
Арча Мәдәният йорты каршында балалар өчен – 3, яшьләр өчен 4 оешма эшли. 2018 елда “Сәләтле” балалар театры, “Хуҗабикә” иҗат студиясе, мөмкинлекләре чикле яшьләр өчен “Ихлас” берләшмәсе эш башлап җибәргән.
Районда 14 үзешчән, 8 халык коллективлары эшли.
Район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллина, Хәсәншәех мәдәният йорты директоры Фирдүс Хамматов үз чыгышларында ирешелгән уңышлар, хәл итәсе проблемаларга тукталдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов мәдәният йортлары һәм клубларының күбесенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, әмма сан артыннан куып сыйфатка зыян китермәскә кирәклеген искәртте.
Иҗтимагый совет әгъзалары районда социаль-мәдәни эшчәнлекне тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән карар кабул иттеләр.
Ильяс Сәхәпов