Газ хәтәр нәрсә: сак булыйк!
Илебездә күп фатирлы йортларда шартлаулар ешаеп китте. Сәбәбен газ белән бәйлиләр. Мондый шартлауларны, фаҗигаләрне булдырмау максатыннан урыннарда күп фатирлы йортлардагы газ җиһазларын, газлаштырылган социаль объектларны тикшерү буенча ведомствоара комиссияләр булдырылды. Андый комиссия безнең районда да оешты.
– Районда барысы газлаштырылган 212 күп фатирлы йорт, 5 меңгә якын фатир бар, – дип сөйләде район инфраструктура бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов.
Комиссия график нигезендә күп фатирлы йортларда, социаль объектларда булачак. Аерата игътибар күп балалы гаиләләр, ялгыз карт-карчыклар, социаль яктан имин булмаган гаиләләр яшәгән фатирларга биреләчәк. Беррәттән халыкны газ җиһазларыннан дөрес файдалану, янгын куркынычсызлыгы буенча да аңлату эшләре алып барылачак.
Халыкны газ белән тәэмин итүче оешма – “Сабагаз” предприятиесенең Арча бүлеге баш инженеры Ирек Шакиров белән абонентларның иминлеге, газ куркынычсызлыгы хакында сөйләштек.
– Районда газлаштырылган күп фатирлы йортларның барысына да диярлек шәхси газ котеллары куелды. Элек төзелгән йортларда да газ җиһазлары иске түгел. Әмма проблемалар бар. Газ җиһазларына елга бер тапкыр техник хезмәт күрсәтелергә тиеш. Бу шул ук заманча газ котелларына да кагыла. Әмма бу бурычны үтәмәүчеләр бар. Техник хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төземиләр. Кайберәүләр төзисе бар дип тә белми. Әгәр дә закон тарафыннан куелган бу бурычны үтәмиләр икән, без абонентның газын өзәчәкбез. Чөнки ул башкалар тормышына куркыныч тудыра. Буш фатирлар белән дә проблема. Кайберләренең хуҗалары фатирдагы газ җиһазына техник хезмәт үткәрмиләр. Буш фатир аерата куркыныч. Җитмәсә газ җиһазы техник яктан каралмый. Бу очракта без хәтта подъездга газ килүне өзә алабыз. Жилләтү каналларына да игътибарлы булырга кирәк. Ул түшәмнән 15-20 сантиметр түбән булырга тиеш. Җилләтү каналын өй җиһазы белән капларга ярамый. Андый очраклар бар. Ул яхшы суырсын өчен форточканы азрак ачсаң яхшы. Җилләтү каналларын шулай ук елга бер тапкыр тикшертергә киңәш ителә. Әмма бу таләпне үтәмәүчеләр байтак.
Газдан файдаланучы абонентлар закон тарафыннан куелган бурычларны үтәмәгән очракта газ хезмәте күрсәтүче оешма нишли ала? Без бу турыда район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов белән дә сөйләштек.
– Абонент кулланган газ өчен вакытында түләргә, газны исәпләү приборын тикшерү үткәрү өчен вакытында күрсәтергә, газ белән тәэмин итүче оешмага исәпләгечтәге күрсәткечне тиешле срокта хәбәр итәргә, газ исәп-ләү приборларын һәм андагы пломбаны сакларга, газ җиһазларыннан сак файдаланырга, приборлардан газ чыкканы сизелсә яки газ җиһазлары ватылса, кичекмәстән авария-диспетчер хезмәтенә шалтыратырга, газ җиһазларына профилактика үткәрү өчен хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзергә тиеш, дип аңлатты прокурор ярдәмчесе. – Газ белән тәэмин итүче газ җиһазын тикшерү, профилактика үткәрү өчен, алдан килү вакытын хәбәр итеп, фатирда булырга тиеш. Оешма мондый тикшерүләрне елга бер тапкыр үткәрергә бурычлы. Россия Федерациясенең 549нчы карары 45 пункты нигезендә газ оешмасы, абонент газ җиһазын техник карау өчен хезмәткәрне өенә кертмәгән очракта, алдан язмача хәбәр итеп, газны өзә ала.
Үзебездән күп нәрсә тора. Иң беренче чиратта үзебезнең иминлек турында үзебез кайгыртырга тиеш. Әлбәттә, бездән генә тормаган нәрсәләр дә бар. Мәсәлән, төзүчеләрнең мич юллыкларын дөрес итеп тиешле кирпечтән эшләве. Комиссия белән рейдка чыгарга җыенабыз. Сөйләшү дәвам итәчәк.
Румия Надршина