Сәләтеңне ачарга омтыл

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Сәләтеңне ачарга омтыл

Хәзерге заманда сәләтле яшьләр өчен үзен күрсәтергә мөмкинлекләр шактый. Кирәкле белгеч булу өчен бер урында гына тукталып тормаска, киләчәкне күздә тотып, компетенцияле һөнәрләрне үстерергә омтыла алар. 16 гыйнвардан 18енә кадәр районыбызның 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 70тән артык мәктәп укучысы Арчаның 6нчы мәктәбе базасында “Талантлар ачу” профильле мәктәптә проектлар төзергә өйрәнде һәм киләчәк һөнәрләре белән танышты.

Һөнәр сайлау һәрбер яшь кеше өчен җаваплы адым, чөнки аның киләчәге, уңышларга ирешүе шуңа бәйле. Киләчәк һөнәрләре белән танышу, белемнәрен күрсәтер өчен укучылар беренче көнне үк 5 командага бүленде.

Әлеге укуларны оештыруда башлап йөрүче – озак еллар Апаз мәктәбендә укыткан Римма Ибраһимова. Балаларга яшьтән үз-үзенә ышаныч тудырырга, фикерләрен кыю әйтергә өйрәтергә, командада эшли белү, лидерлык һәм башка мөһим сыйфатларга ия булыр өчен ярдәм итәргә кирәк, дип саный Римма Ингел кызы. “Районда сәләтле балалар күп, алар белән эшли белү, балаларга юнәлеш бирүдә ярдәм итү өчен укытучылар “Талантлар университеты”нда белемнәрен арттырып, остаз булырга укыды. Максатыбыз – сәләтле балаларны үстерү, яхшы һөнәри белгечләр булдыру, аларны үзебездә калдыру, сәләтләрен тиешле дәрәҗәдә куллана алсын өчен уңайлы шартлар тудыру”. Римма Ибраһимова җәйге каникулда Казанда 8 сәләтле студент белән эшләп кайткан. 8 көн эчендә аларга максатлар куеп, шул максатлар буенча эшләргә өйрәтүнең нәтиҗәсе, балаларның үз-үзенә ышанычы артып, үзгәрүләре турында сөйли. Ни өчен безнең район читтә калырга тиеш, бездә дә сәләтле яшьләр бик күп бит дигән фикере аны район башлыгына алып килә.

Идеясен район мәгариф идарәсендә дә, район башлыгы да хуплый. Талантлы балалар белән очрашуга килгән Илшат Нуриев үзе дә сәләтле яшьләр белән аралашып, эшчәнлекләрен күреп китте, уңай бәя бирде һәм талантлы яшьләрнең хезмәте белән дә танышты. Әнис Мәүлиевның үзе ясаган теплица эскизы киләчәктә район җирендә тормышка ашырылачак проект булачак. Әнис “Талантлар университеты”нда ике ел укый. “2017 елда районда, соңрак Казанда проект белән катнаштым. Җиңгәч, “Талантлар университеты”на укырга чакырдылар. Анда 8 көн укып, яңа программалар өйрәндем. Киләчәктә программачы булырга хыялланам”, – дип сөйли ул. Биредә катнашучылар арасында университетның ике укучысы алар. Әнис белән бергә белемне Булат Фәсәхиев та ала. Ул инде программалау буенча үз эшен ачкан.

Өченче көндә балалар райондагы мәдәният, спорт, яшьләр эшләре, хәрби комиссариат өлкәсендә хезмәт куючы җитәкчеләр белән очрашып, бүгенге көн һөнәрләре турында фикер алышты.

Балаларның тараласы килми, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр. Оештыручылар исә, район башлыгына, 6нчы мәктәп коллективына рәхмәтле. Димәк, бу көннәр һәммәсе өчен юкка узмаган. Ташкичүдән Әсгать Гәрәев тә шул фикерне раслый. “Мин биредә киләчәктә әйбәт яшәр өчен нинди һөнәрләр сайларга, аудитория каршында сөйләргә, кыю булырга өйрәндем”, – ди кечкенәдән табиб булырга хыялланучы егет.

Остазлар мондый укулар ешрак булуына өметләнә. Инде, старт бирелгәч, ул бәлки традициягә дә кереп китәр. Чөнки университетның төп максаты – районда үз филиалы сыман төп мәйданчык, балалар белән эшләү өчен остазлар булдыру. Әгәр укытучы-остазлар үз мәктәпләрендә үзләренең сәләтле балалары белән даими эш алып барса, яшь буынны әлеге программага җәлеп итеп булачак.

Остаз Римма Ибраһимова җитәкләгән команда актив булып, төрле биремнәрдә белемнәрен эшкә җигеп, 1нче урынга лаек булды. Язын командадагы 16 бала Казанга “Талантлар университеты”на укырга чакыру алды.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International