Көчлеләр республика ярышына бара
Ике келәмдә татарча көрәш бара. Иң кызыгы шунда: берсендә әтисе Рөстәм Габделбәров, икенчесендә – улы Инсаф Габделбәров. Күбрәк Россиянең спорт остасы Рөстәмнең Мөрәленең яшь көрәшчесе Рәмзил Әхмәтҗанов белән көрәшен күзәтәләр. Кем җиңәр? Хәйран тартыштылар. Рөстәм җиңде!
Рәмзилне өметле көрәшче, диләр. “Беренче тренерым әти (Рәдис) булды, ул үзе дә көрәшә, – дип сөйләде соңыннан Рәмзил. – Мәктәптә – Марат Әхмәдиев. Хәзер Казанда төзүчеләр техникумында укыйм. Анда да көрәш белән шөгыльләнәм. Көрәшне ташлап булмый”.
Сүзебез үткән шимбәдә “Арча” спорт комплексында узган татарча көрәш турында бара. Ул район башлыгы призына зурлар арасында үтте. Көчлеләр тиздән республика күләмендәге М.Җәлил призы ярышына барасылар. Көрәшчеләргә район башлыгы Илшат Нуриев рәхмәт әйтте. Ата-бабалардан калган йола-уеннарның берсе – татарча көрәшне дәвам иткәннәре, үзләрен кызганмыйча халкыбызның йөзе – милли спортта катнашканнары өчен әйтелде рәхмәт. “Сезгә һәрвакыт ишекләр ачык, сорауларыгыз булса килегез”, – диде ул. Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләрне дә үзе тапшырды.
Көрәшне Казаннан кайт- кан хөкемдарлар – якташыбыз, халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов бәяләде. 70 көрәшче катнашты.
Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев дөрес итеп көрәшү алымнарын искә төшерде. “Көндәшеңне күтәреп, аркага салу – иң матур көрәш. Заманында Шәйдулла Сәләхов, Равил Гайнетдинов кебек көрәшчеләр көндәшен күтәреп салып көрәштеләр”, – дип сөйләде үзе дә көрәшеп, җиңүләр яулаган Ринат Алеев.
Көрәш башланды. Бер-бер артлы Арча педагогика көллияте егетләре Ирек Сафиуллин, Инсаф Корбангалиев, Азат Хәмзин... көндәшләрен сала торды. “10 яшьләр булгандыр, Яңа Кенәр сабантуенда көрәшкәнне күреп алды да, Илгиз абый Сәләхов секциягә чакырды, – дип сөйли Яңа Кенәрдән Ирек Сафиуллин. – 6 ел хәзер чынлап торып көрәшә башлаганга. Көрәш миңа көч, яңа дуслар бирә... Көрәшчеләр алар бервакытта да югалмый”. Иреккә ияреп бабасы Мөдәрис Сафиуллин да килгән.
Хезмәт коллективлары арасында “Северный хуҗалыгы командасы да бар. Ул төбәктә тренер булып эшләүче Марат Сәләхов: “Соңгы вакытта мондый ярышта “ Северный” хуҗалыгы көрәшчеләре беренче тапкыр катнаша, – диде. –Командада 11 кеше. Көчле көрәшчеләр бар. Илназ Кәримов, Фазыл Вилданов...”
Хөкемдар Булат Гәрәев үзләре келәмгә чыгып көрәшкән кайбер тренерларга: “Әнә, көрәшергә өйрәткән малайларыгыз килгән. Сезне “очыртканны” карап тора инде алар...” – дип шаярта. Сынатмады тренерлар. Илшат Һидиятов 100 кг.лы авырлыктагылар арасында – 1нче, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Фәнил Һидиятуллин 80 кг.лылар арасында 2нче урынны алды.
Җанатарлар кайбер көрәшчеләрне йөрәкләре авыртып карап торды. “Эх, көрәшне ташлады бит бу егет, даими шөгыльләнсә, баш батыр булып каласы, ләбаса!” – дип тел шартлаттылар.
Үгез-Елга авылыннан 48 яшьлек механизатор Рәдис Низамов: “Йөрәк түзмәде, көрәшергә килдем менә, – диде. – 13 яшьтән көрәшәм. Район башлыгы призына откан вакытлар булды”. Яңа Сәрдәдән 49 яшьлек Рифат Борһанов: “Арча КСМы”нда шофер булып эшлим, – дип сөйләде. – “КСМ” өчен көрәшергә килдем. Шашка ярышында да катнашам әле мин”.
Наласа ягында тренер булып эшләүче Таһир Лотфуллин “Игенче” хуҗалыгыннан көчле команда туплап алып килгән. Үз үлчәүләрендә җиңгән Салават Әхмәтгалиев, Дамир Әһлиуллин, Әнис Гарипов, Альберт Ситдыйков – бар да “Игенче” хуҗалыгыннан. Беруңайдан башка җиңүчеләрне дә атап үтәм. Алар: Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов, Шурабаштан Мөнир Галләмов, Шурабаштан Айзат Һадиев, Арча педагогика көллиятеннән Булат Кәримуллин, шәхси эшмәкәр Төхвәтуллинда эшләүче Илнур Зәйнуллин... 2нче урынны алган Фәнил Мөхетдинов, Илнур Әһлиуллин, Рәнис Шәмсетдинов, Азат Ярмиев – шулай ук “Игенче” хуҗалыгыннан. “Игенче” командасы 1нче урынны алды. 2нче урында – Арча педагогика көллияте, 3нче урында – “Северный” хуҗалыгы командасы. Көчлеләр республика ярышына бара. Уңышлар!
Румия Надршина