Табиблар ике төрле була

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Табиблар ике төрле була

Чагыштырмача кечкенә генә Беларус Республикасының дөньяда сөт җитештерү буенча беренче бишлектә булуы, атланмай сату буенча өченче урынны тотуы турында язган идек. Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов берничә хуҗалык җитәкчесе белән күршеләрнең ничек эшләвен үз күзләре белән күреп кайтты.

– Безне илнең башкаласы Минск шәһәреннән 30 километр ераклыктагы хуҗалыкка алып бардылар, – ди Ренат Мансур улы. – Ике миллионнан артык кеше яшәгән Минск шәһәрендә урамнарда кеше аз булуга игътибар иттек, һәркем эш белән мәшгульдер инде, дип уйладык. Урамнарда “бөкеләр” дә юк. Авылларда йортлар совет заманындагыча, тыйнак яшиләр. Фермалар койма белән әйләндереп алынган. Без барган хуҗалыкта ферма мөдире хатын-кыз иде. Кнопкага басуга ишекләр өскә таба ачыла. Бар җирдә тәртип, чисталык, сыерлар чиста. Савар алдыннан да, сауганнан соң да җиленнәрне яхшылап юалар.

Фермаларда бернинди ят ис юк, азыклар яхшы сыйфатлы, консервантлар кушмыйлар. Бездә бит агрономнар: “Без үстереп бирдек, җыеп алу – сезнең эш”, – ди. Ә Беларуста азыкны аерым оешма әзерли, терлек асраучылар сатып кына ала. Мондый бүленеш булганда берәү дә начар сыйфатлы азык әзерләмәячәк, чөнки сыйфатсыз азыкны сатып алмаячаклар. Һәр фермада яхшы җиһазландырылган лаборатория эшли.

Бездә сыттырылган арпа яки кукуруз әзерлиләр. Ә аларда тритикале культурасы белән кукурузны ваклатып чокырларга тутыралар. Паста кебегрәк масса барлыкка килә. Бик файдалы, дип әйтәләр.

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең әйбәтрәк, диләр. 28 гыйнварда “Казанка” хуҗалыгының Күпербаш фермасына кече ветеринария хезмәткәрләрен җыйдылар.

– Ветеринария академиясе укытучылары Арчага кайтып аларны бер атна укыттылар, – диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Бүген менә укыганнарны практикада беркетәбез.

Татарстан Республикасының атказанган ветеринария хезмәткәре Мөхәммәт Шәрәфиев: “Килгәч тә хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров белән фермаларны әйләнеп чыктык, – ди. – Нинди уңайлы тораклар, бозаулар абзарында нинди рәхәтлек! Игътибар итегез – бернинди ят ис юк! Сенаждан яңа пешкән ипи исе килә, борчакка кадәр бар”.

Тәҗрибәле белгеч терлекләргә укол кадаганда да бер тапкыр куллана торган шприцлар гына файдаланырга тиешләр, ди, язарга да киңәш итте. Бу турыда бер газета укучыбыз да борчылып шалтыраткан иде.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов бары тик бер тапкыр кулланыла торган шприцларны файдалануны катгый таләп итеп куйды.

Бик кызыклы, файдалы практика дәресе булды бу. Белгечләр терлекләрне дәвалау алымнарын күрсәттеләр, киңәшләр бирделәр.

– Табиблар ике төрле була, – диде Баш ветеринария идарәсенең бүлек җитәкчесе Солтан Латыйпов. – Була авыруны дәвалый торганнары, була аны булдырмый торганнары. Әмма табибларсыз булмый.

Моның шулай икәнлеген аңлаган “Ак барс” агрокомплексы” укуга – 4, Закирҗанов Р.М. хуҗалыгы– 3, “Аю”, “Курса МТСы”, “Кызыл Яр”, “Северный” ширкәтләре 2шәр кеше җибәргән. Бөтенләй җибәрмәүчеләр дә бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International