Ярдәмчел халкыбызга рәхмәт
27 гыйнварда илебез Ленинград блокадасы бетүгә 75 ел тулуны искә алды. Бу темага радио-телевидение аша, матбугат чараларында күп сөйләнелә, күп языла, фильмнар күрсәтелә, чаралар уздырыла. Арчада да бу көн зурлап искә алынды. Хәер, әлеге истәлекле датага узган атнада ук әзерләнә башладылар.
Узган атнада районыбызның отставкадагы хәрбиләре, хәрби комиссариат вәкилләре, яшь армиячеләр, хакимият җитәкчелеге Арчада яшәүче Исхак Хәбибуллинга ТР хәрби комиссарының Рәхмәт хаты һәм “Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” медале тапшырды. Исхак абый 1943 елның февраленнән Ленинград фронтының Ладога күленә якын гына наводчик булып көрәшә. Аллаһы Тәгалә үзенә озын гомер кичерү, тормыш юлдашы Гатифә апа белән 71 елдан артык тигез яшәү, балалар үстерүне насыйп иткәнгә, дәһшәтле сугыш барган урыннардан исән-имин кайту бәхетенә ирешкән.
Республика халкын әлеге көн уңаеннан Президент Рөстәм Миңнеханов та котлады. “Шәһәрне саклауда, аны чолганыштан коткаруда йөз меңләгән татарстанлы катнашты. Республикага эвакуацияләнгән күп меңләгән ленинградлыга Татарстанда шулай ук туганнарча мөнәсәбәт күрсәтелде. Ленинградның кайбер зур предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләре монда күчерелде һәм уңышлы эшләде.
Татарстанлылар үз чиратында дошман гаскәрләре боҗрасында калган шәһәргә ярдәм фондына дип әйбер, азык-төлек һәм акча җыеп тапшырды”, –дип республикадашларга рәхмәт сүзләре җиткерелә котлауда.
Ленинградны саклауда татар халкының хезмәте зур. Районыбыз халкының да өлеше чиксез. Сугыш елларында райондашларыбыз үз авызларыннан өзеп ризык җибәргән, эвакуацияләнгән халыкны киң күңелле авыл халкы үзенә сыендырган, тел белмим дип тормаганнар, бер гаилә сыман яшәгәннәр. Аларның күбесе сугыш беткәч туган якларына кайтып китсә дә, кайберләренең, татар халкы әйтемендәгечә, “эчәр суы монда булганга”, безнең якларда төпләнеп калучылар да булган. Сугыш бетеп, еллар узгач, кайберләренең үзләрен сыендырган татар гаиләләренә кайтып рәхмәтләрен җиткерүе дә билгеле. “Әнием Миңниса озак еллар “Спартак” колхозында бригадир булып эшләде.
Сугыш елларында алар да (үзе үскән гаилә) эвакуацияләнүчеләрне сыендырган. Еллар узгач Саша исемлесе эзләп табып кайтып күз яшьләре белән рәхмәтләрен җиткергән. “Бер-беребезгә ияләнеп, бер гаилә кебек яшәдек. Алар гөмбә җыя иде, безне дә сыйлыйлар. Табынга гел бергәләп утырдык, нинди сый бар, барысы бергә булды. Авылда яшәгән ленинградлылар халык белән бергә бар эшне эшләде. Белмәгән эшкә дә өйрәнделәр”, – дип сөйли иде әни, дип хатирәләре белән уртак- лашты райондашыбыз Ренат Һидиятов.
Ленинград блокадасы бетүгә 75 ел тулуны арчалылар “Казан арты” тарих-этнография музеенда искә алды. Күңелләрне тетрәндерерлек кичә әзерләгән музей хезмәткәрләре! 2нче мәктәп укучылары һәм Арча сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар, укытучылары шул дәһшәтле елларның кайтавазын чагылдырган җырлар, шигырьләре белән күңелне кузгатты.
Кичәдә Сеҗедә туып-үсеп, Ленинградны азат итүдә катнашкан, берничә тапкыр авыр яраланган, сугыштан соң озак еллар Казанбаш мәктәбендә укыткан Мәгъсүт Сәгъдиев, Апаздан Гали Әхмәтҗанов турында да истәлекләр яңартылды.
Ленинград блокадасы 2 ел 5 айга сузыла. Нык, бердәм халкы белән көчле булган шәһәрне немецлар басып ала алмый. Ачлык, ялангачлык, бомбага тотулар астында яшәгән, меңнәрчә шәһәрдәшләрен, якыннарын югалткан ленинградлылар өчен азат ителү әйтеп бетергесез шатлык хисләре бүләк итә. Шәһәргә герой шәһәр дәрәҗәсе бирелә
Блокада вакытында һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды. Ул минутта 60 секунд кына түгел, блокаданың 900 төне һәм көне. Күз алдында кадрларда чагылган күренешләр: ачлыктан эчләре күпкән балалар, обой җилеме, пычкы чүбе, хәтта кәгазь кисәкләреннән пешерелгән ризыклар... Бүгенге мул сыйлы тормышны күрсә нишләр иде икән алар?
Розалия Зиннәтова