Булдырдыгыз!

2019 елның 1 феврале, җомга

Булдырдыгыз! Мин мондый уй-тойгыларны 2012 елда Олимпия уеннарын караганда гына кичергән идем. Хәтерләсәгез, Владимир Алекно җитәкчелегендәге Россия волейболчылары финалда, Бразилия уенчыларына алдагы ике партияне оттырганнан соң, рәттән өчесендә җиңеп, алтын медаль яулаганнар иде.

Сүзем Яңа Кенәрдә Венер Шакирҗанов истәлегенә үткәрелгән 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол турниры хакында. Ул узган шимбәдә Яңа Кенәр мәктәбендә иртәдән кичкә кадәр барды. Турнирда Арча (Казанбаш һәм Кәче мәктәбеннән), Кукмара, Биектау, Балтач, Теләче һәм, әлбәттә инде, Яңа Кенәр командалары катнашты. Алар, башта ике төркемгә бүленеп, үзара уйнап чыктылар. Аннары төркемдә җиңеп чыкканнар каршы төркемдә икенче урын алучылар белән уйнады.

Һәм, ниһаять, финал. Ә анда узган елгы респуб- лика чемпионнары – Кукмара һәм бронза медаль ияләре – Яңа Кенәр волейболчы кызлары. Шулай буласын алдан ук сизенсәк тә, моның кадәр үк киеренке, мавыктыргыч уен булыр дип көтмәгән идем. Уен башланыр алдыннан Кенәр кызларын әзерләүче легендар тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар фикерләрен белештем.

– Кукмара командасы бик көчле. Анда бит бөтен районның иң оста уенчылары тупланган, ә бездә бер мәктәп укучылары гына. Мөгаен, алар җиңәр, – диде тренерлар.

– Алдан белеп булмый, туп түгәрәк ул, – дип әйтеп куйды районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев.

Дөрестән дә, беренче партиядә кунаклар өстенрәк булып чыкты. Ә менә икенче партия гаять киеренке уен нәтиҗәсендә хуҗалар файдасына бетте.

Хәлиткеч өченче партиядә Кукмара кызлары 5:0 белән алга чыктылар. Үзем дә җиңү хыялына бирелә башлаган өметләрем акланмас ахры, дип кул селтәгән идем. Шунда ниндидер могҗиза белән (бәлки тренерларының тайм-аут алып кызларга биргән киңәшләре тәэсир иткәндер) безнең кызлар көндәшләрен куып та җиттеләр. Бу кыска партия- дә Яңа Кенәр командасы 16:14 белән отуын исәпкә алсак, аларның да, тамашачыларның, тренерларның да нинди хисләр кичергәнен аңлавы кыен түгелдер. Әйе, әйткәнемчә, Олимпия финалыннан ким булмады ул!

Хәзер инде турнирның үзе турында берничә сүз. Аны моннан 11 ел элек бик яшьли вафат булган Кенәрнең оста волейболчысы, укучы яшьләр командалары арасында республика чемпионы булган Венер Шакирҗановның бертуган абыйсы Надил һәм аның дуслары ел саен уздыра. Шунысын әйтү кирәк, бик югары дәрәҗәдә үтә ул. Быелгысында да иганәчеләр һәр уенчыга, хәтта тренер, судьялар, медицина хезмәткәрләренә, тәмле ризыклар әзерләгән пешекчеләргә кадәр бүләкләр тапшырдылар. Ә призлы урын алган командалар (өченче урында Теләче командасы) дипломнар һәм Венерның фотосүрәте төшерелгән медальләр белән бүләкләнделәр.

Афәрин, кенәрләр, бөтен яктан да булдырдыгыз!

 Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International