Ул немец әсирләрен күргән...

2019 елның 1 феврале, җомга

Ул немец әсирләрен күргән...

Кысна авылында 93 яшьлек Гөлбаһар апа килене Гөлфирә, улы Нургали белән яши. “Киленем бик әйбәт минем, кулында күтәреп кенә йөртә,” – дип мактый Гөлфирәне. Матур, якты гаилә. Бу яктылык Гөлбаһар ападан киләдер...

Безгә яхшы теләкләрен мулдан әйтте ул. “Ничек килдегез әле. Балалар белән бергә җыелган кебек булды. Аллаһы Тәгалә тигезлегегездән аермасын, балалар игелеген күреп яшәгез, исән-сау булыгыз...” Мондый матур теләкләрне ишетү безгә дә күңелле иде. Без дим, чөнки без дүртәү килдек. Радиодан оператор Раушан Нәбиуллин, Арчадан 3нче мәктәптән педагог-оештыручы Зилә Сәйфуллина, Арчаның “Үзәк” территория җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Рәмзия Хәмидуллина һәм мин.

Гөлбаһар апа Сәмигуллина күпне күргән кеше. Казиле авылында туып-үскән. “8 кыз, 2 малай үстек, – дип сөйләде. – Ике ир туганым да сугыштан кайтмады... Сугыш чорының авырлыгы безнең кебек яшүсмерләр җилкәсенә төште.” Гөлбаһар берничә иптәш кызы белән кышын урманда эшләсәләр, җәен колхозга эшкә кайталар. Окоп казу да эләгә аларга. Кискән агачны төнлә вагоннарга төйиләр. Йокы эләкми. Немец әсирләрен үз күзләре белән күргән кеше ул.

– Казан янындагы тимер юлда эшлибез, – дип сөйли. – Бездән ерак түгел немец әсирләре дә эшли. Тачка белән ком, таш ташыйлар. Үз телләрендә җырлап җибәрә тегеләр... Кызганып елыйбыз... Без үзебез дә балалар бит әле. Арчага вагоннарга төяп алып кайттылар аларны. Бер кайтуда ике вагон немец әсирләрен каршы алдык. Араларында үлгәннәре дә бар. Йөри алганнарын җәяүләп Арчага алып менеп киттеләр. Җәлләп берсенә барырга да булыштым әле. Шуннан милиция мине сүкте. Кемгә булышасың син дип. Арчадагы эвакуация госпиталеннән күпме мәетләрне атлар белән немец зиратына ташыдык. Өч атта өч хатын-кыз без. Йогышлы чир эләкмәсен дип кайтканда авыл башында мунча керәбез. Атларны да дару сипкән чокыр аша үткәреп зарарсызландырабыз. Кыш буе кабер казыдык. Алтын тешлеләре дә бар иде... Юлда сәгатьләре, пәке, пычаклары төшеп кала, кагылган кеше булмады. 1943 елда кыш бик каты салкын булды.

Гөлбаһар апа күргәннәрен бер хикәят итеп сөйли. Адәм баласы барысына да түзә шул. Билдән кар ерып агач кисүләр, вагон төяүләр, колхозда эшләүләр, инде менә мәет ташулар... Ныгып җитмәгән яшүсмерләр җилкәсе, кызлар, бала күңеле бит әле ул.

Сугыш беткәч, Кысна егетенә Муллагалигә кияүгә чыга. Култык таягы белән йөри торган сугыш инвалиды була ул. Әнисе кунакка килгәч: “И-и, кызым, без хәерче, болар бездән дә хәерче икән”, – дип шакката. “Әйбәт кеше булды, – ди Гөлбаһар апа ире турында. – 5 бала тәрбияләп үстердек. Тигез гомер кичердек”. Шул вакыт улы Нургали сүзгә кушылды.

– Безнең әти сугышта разведчик булган. Көнбатыш Украинада сугышкан. 19 яше тулган көнне 22 августта снаряд шартлап, снаряд тимере арт санын яралый. Гәүдәле, көчле, таза иде безнең әти. Полкның өлкән разведчигы булып хезмәт иткән. Сугыштан кайткач, колхоз рәисе аңа укырга кушкан. Әти укып кайта, колхозда исәп-хисап эшләрен башкара.

...Бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчтек. Түр башында – Гөлбаһар апа. Ул безне: “Ничек килдегез әле. Балаларым җыелган күк булды”, – дип, рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Без Гөлбаһар апага исәнлек-сау- лык, балалары бәхете белән яшәвен телибез.

Румия

Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International