Халык аңласын иде
Бу көннәрдә үзара салым турында шактый ишетергә туры килә. Сүзебез дә Арча шәһәрендә үзара салым акчасын түләү һәм аны тиешле максатларда файдалану турында булачак. Түләү вакыты көннән-көн азая бара, 21 февральдә аны түләүнең соңгы көне, шуңа кадәр өлгерергә кирәк. Әлеге уңайдан районда халык белән очрашу җыеннары үткәрелә.
“Арча” радиосында туры эфирда бу турыда “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова да искәртте. Бер очтан Гүзәлия Харис кызы шәһәрдә әлеге акча хисабына башкарылган эшләрне һәм башкарылачакларын да санап узды. Әлеге эшләр турында газетабызның 16 гыйнвар санында язган идек. “Безнең җирлектә салым түләргә тиешле кешеләрнең исемлеге бар, түләгән һәм түләмәгән гражданнар шушы исемлектә күренә, – ди урынбасар. – Һәр гражданин 300 сум күләмендә үзара салым түләргә тиеш. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар, 1нче төркем инвалидларга гына ташлама ясалып, алар 100 сум түли. Күргәнегезчә, Арча шәһәрендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча үзара салым акчасына күп эш башкарыла”.
Арча шәһәре үз эченә Зур Бирәзә, Айван, Төбәк-Чокырча, Күпербаш, Божа авылларын да ала. “Питомник” территория җәмәгатьчелек үзидарәсенә Божа һәм Зур Бирәзә авыллары керә. Үзидарә җитәчесе Ибраһим Сабиров: “Территория зур булса да, халык актив, – дип мактый. – Нигездә, шулар- га таянып эшлим. Һәм бу үзара салым җыюга да кагыла. Кайбер йортларда яртышар сәгать тә торып чыгарга туры килә. Әби-бабайларның күбесе: “Энем, түли алмыйсыңмы?” – дип акчасын үзебезгә бирә. Без банкка түләп, квитанциясен аларга илтеп тапшырабыз. Гади халык намуслырак, берсүзсез түләргә ризалаша. Капка төбендә 4-5әр машина торганнар белән катлаулырак. Алар нәрсәдер исбатларга тырыша. Имеш, “Сез дөрес сөйләмисез, бу законлы түгел, әнә, федераль закон буенча шулай...”, – дип нидер исбатлый башлыйлар. Федераль закон дигәннән, Мәскәүләр монда кайтып эшләми бит, шәһәр белән шәһәр җитәкчелеге, район белән район җитәкчелеге эшли. “Мәсәлән, минем территорияне генә алсаң да, эш бик күп. “Үзара салымны җыймыйча, башка юлын табып булмыймыни?” – дип сораучылар да күп. Башка юл белән дә, район, республика бюджеты бүлгән акчага да бик күп эшләнелә. Тагын да күбрәк эшләнсен өчен республика җитәкчелеге шул карарны кабул итте. Элек ул ирекле рәвештә иде, быелдан законлы көченә керде, Дәүләт Советы карады һәм Юстиция министрлыгы раслады. Минем территориягә кергән Божа, Питомник урамнарына 2016 елны 121 яктырткыч куелды, баганалар алыштырып барыла. Мисал өчен, бер таш багананың бәясе 14 мең сум тора. Әйтик, Божада башкарылган хезмәтне генә санасаң да, (анда күпме вак таш җәелгәнен һәм ничә йорт бар дип) һәр йорттан бер мең сум кергән очракта да, ул башкарылган һәм башкарылачак эшләрнең 100 метрына җитәр микән? Дәүләт 1 сумга 4 сум өстәп бирә икән, моның өчен акчаны куанып бирергә кирәк. Арчада яшәүче бер ханымнан, “Референдум турында бер җирдә хәбәр юк”, – дигән сорауны ишеткәч, шаккатым. Беренчедән, акчагызны кызганмыйча, район газетасын алдырырга кирәк, анда район хәлләре турында бөтен мәгълүмат чыгып бара, район, шәһәр башлыкларына да, шулай ук безгә дә аның аша сорау бирергә мөмкин. “Арча” радиосын да тыңларга кирәк. Өстәвенә, үзем генә дә җыелышлар турында никадәр белдерү элеп йөрим. Бездә халык хәзер шулай кабул итә башлады: ул капка төбендә утырып торырга, аның өчен кемдер килеп эшләргә тиеш, җәмәгать оешмаларына шундый караш. Бу очракта безнең белән бергә халык та актив булырга тиеш дип саныйм”.
Актив дигәннән, шундыйлар рәтенә Айван мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллинаны мисалга китерергә була. Клуб хезмәткәрләре белән бергәләп алар Айвандагы йортларга йөреп бетергән инде. “Былтыр безнең авылда 10 процент кына кеше түләгән, шуңа эчем бик пошты. Чөнки, син шушы авылда тугансың, яшисең икән, аны матурларга үзеңнән нинди дә булса өлеш кертергә тиешсең дип уйлыйм. Кайберәүләрдән, “Аны хөкүмәт эшләргә тиеш”, – дигәнне ишетергә туры килә. Тик ни өчен аны хөкүмәт эшләргә тиеш? Беркем дә безгә бернәрсә дә тиеш түгел. Андый сүзне онытырга кирәк, җәмәгать. Хәзер күршеләр дә бер-берсенә кереп йөрешми. Үзара салым акчасын җыйганда берәүгә кердем, күршегез өйдә микән дим, “Без күршеләргә кереп йөрмибез”, – дип җавап бирделәр. Элек андый хәл юк иде бит. Мин ул акчаны бирәм икән, ни өчен күрше бирмәскә тиеш. Клуб хезмәткәрләре белән йортларга кереп йөреп күп кеше белән аралаштык, халык каршы түгел, алар белән уртага салып сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Мәктәптә узган халык җыенына да бердәм булып килделәр. Анда халык сораулар да бирә, мөрәҗәгатен дә әйтә. Бездә халык референдум буласын белә, ел да йорт саен кереп алдан хәбәр салабыз. Ибраһим абый сыман без дә йөри алмый торган өлкәннәрнең акчасын банкта үзебез түлибез дә, квитанцияләрен кайтарабыз. Арада бер каршы хуҗалык булды, аны әйтмичә кала алмыйм. Шул хуҗалык яшәгән урамга таш җәелгән, ташны җәйгәннән соң ул абзыйның тәрәзә төбенә тузан куна икән. Шаккаттым. Айван кешесе мондый сүзне әйтергә тиеш түгел. Бездә кеше гомергә бердәм булды. Ташны берничә ел элек үк урамыбызга 1500әр сум җыеп җәйдергән идек. Хәзер юк замана түгел, 300 сум акча дүртләтә артып кайта. Ул синең өчен, урамың, районың өчен бит. Айванда үзара салым акчасына күп эш башкарылды: зират тирәсенә таш җәелде, чишәмәләр каралды. Кайберәүләрнең, без биргән акчаны райондагы паркны яңарту өчен тотыла дип эче поша. Тик ул парк, стадион кем өчен соң? Үзең йөрмәсәң, анда балаң, оныгың төшә. Яшьләр йөри бит, үзебез дә Арча стадионына еш киләбез. Район башкарма комитеты тарафыннан безнең авыл урамнарына юл салынды. Һәр урамның озынлыгы бер чакрым гына түгел. Шундый программаларны тормышка ашырган өчен район җитәкчелегенә айванлылар исеменнән рәхмәт җиткерәсем килә”.
Гүзәлия Нигъмәтҗанова әйтүенчә, район җитәкчелегенең максаты кешене штрафка тарту түгел, ә бердәм булырга чакыру. Һәркем үзара салым акчасын түләгән очракта гына без планлаштырылган эшләрне башкарып чыга алачакбыз. Үзара салым акчасын җыюга бәйле сораулар туган очракта 3-16-25 номеры буенча шалтыратып мәгълүмат алырга мөмкин. Бу акчаны “Ак барс” банкта комиссиясез түләп була, башка банклар комиссия җыемы ала. “Үзләре түли алмаганнар акчасын шәһәр башкарма комитетына алып килә ала, без аны түләп, квитанцияне үзләренә тапшырабыз”, – ди Гүзәлия Харис кызы.
Халык арасыннан да әлеге темага кагылышлы сораулар килде. Мәсәлән, Арчадан Рәйсә Ихсанова: “Үзара салымны мәҗбүри түләтәләр, тик өлкәннәргә хөрмәт юк”, – дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
“Арчада элек эшләгән оешмалары таркалган, читттән күчеп кайткан кешеләр 3 меңгә якын. Кызганыч, бюджеттан бүләк бирүгә акча каралмаган. Башка елларда җае табылса да, быел бүләк бирергә финанс мөмкинлеге булмады”, – дип җавап бирде Гүзәлия Нигъмәтҗанова.
Розалия Зиннәтова