Яклаучы профсоюз

2019 елның 1 феврале, җомга

Яклаучы профсоюз

Арчаның 6нчы мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреҗдениеләренең профсоюз оешмасы советы арасындагы килешүнең 2018 елда ничек үтәлүе хакында сөйләштеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов өч яклы килешүнең 2018 елда үтәлеше буенча чыгыш ясадылар. Мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр дә фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан 2019 ел өчен яңа килешү төзелде. Юбилярлар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, шахмат, шашка ярышларында җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Фән олимпиадаларына укучыларны әзерләү буенча уңышлы эшләгән Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәбенә (директоры Эльмира Сафина) мәгариф идарәсеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.

– 2018 ел хезмәтне сак-лау елы булды, – дип сөйләде профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Хезмәтне сак- лау буенча күп чаралар үткәрелде. Штаттан тыш техник инспектор Илшат Фәйзуллин рес- публика конкурсының зона өлешендә 2нче урынны алды. Кызганыч, Шурабаш мәктәбендә бер бәхетсезлек очрагы булды. Бу безнең барыбызны да хезмәт урынында исән-имин эшләү мәсьәләсенә җитди карарга кирәклекне тагын бер кат төшендерде.

Профсоюз оешмалары советына көн саен 10–12 кеше мөрәҗәгать итә. Телефон аша да җитәкче киңәшләрен бирә. Юридик ярдәм күрсәтү буенча хәтта брошюра эшләнә.

– Алдан пенсия билгеләү катлаулана бара, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – 1992 елга кадәр педагогика стажы булганнарга армия хезмәте еллары суд тормыйча да стажга исәпләнә. 1993 елның 1 октябреннән соң педагогик эшчәнлеге башланганнарга Пенсия фонды идарәсе армия елларын стажга кертүдән баш тарта. Комсомолда, партиядә эшләгән чор, студент еллары, читтән торып уку, белемне күтәрү чоры суд аша ташламалы стажга керә. Алдан пенсия билгеләүнең өстәмә шартлары да бар.

Шуны да әйтеп үтик, мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары советы рәисе Вакыйф Харисов республикада хезмәткәрләрнең хокук- ларын саклау буенча конкурста җиңеп чыга. Котлыйбыз!

Узган ел санаторийларда ташламалы юллама белән 84 кеше сәламәтлекләрен ныгыткан, 34 хезмәткәр Кырымда ял иткән, 532 кеше Казан, Йошкар-Ола, Чабаксар, Алабуга, Свияжск, Болгарга сәяхәт кылган. Аларның “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткән спорт ярыш- лары гына да ни тора! Йөзү, йөгерү, чаңгыда узышу... Ә команда өчен сынатасы килми. Шулай булгач, ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнми булмый. Ярышларның көче дә шунда! Кыскасы, мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр үзләрен яклаучы профсоюз оешмасының барлыгын тоеп торалар. Ул турыда яза башласак сүз озынга китәчәк. Без бу турыда алга таба язарбыз әле.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International