Чүлмәк ватылгач соң була
Узган гасырның җитмешенче елларында авылларга газ килде. Ул вакытта торбадан түгел, баллоннар белән, колхозлар бушка газ плитәләре өләште. Һәр яңалык сагаеп каршы алына бит, газга бәйле булгач бигрәк тә. Кайберәүләр куркып бушка килгән плитәләрдән баш тартты. Соңрак күршеләрдәге уңайлыкларны күреп алар да кызыга башлады, әмма бушлай бирү беткән иде инде.
Без мичләргә утын, күмер, брикет яккан чорда үстек. Өлкәннәр элегрәк салам яга идек, дип сөйлиләр иде. Шул вакытларда ук фәлән кеше ис тиеп үлгән, фәләннәр гаиләләре белән харап булганнар, дигән хәбәрләр ишетелгәләп тора иде.
Зарланырга яратсак та, хәзер рәхәттә яшибез. Йокыдан торсаң да, кич кайтып керсәң дә өйләребездә җылы, рәхәт. Без бу рәхәтлеккә шулкадәр күнегеп беткәнбез, газ бар җирдә хәтәр барлыгын бөтенләй онытып барабыз икән.
30 гыйнварда күп фатирлы йортлардагы газ җиһазларын, газлаштырылган социаль объектларны тикшерү буенча ведомствоара комиссия белән йөргәндә шундыйрак фикергә килдек.
Комиссия составында республиканың торак инспекциясе инспекторы Илдус Әхмәтсафин, район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов, күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлек җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин, “Татстройинвест” оешмасы җитәкчесе Рәмис Сәгыйтьҗанов, “Идарәче компания” җитәкчесе Илдус Әһлиев, район башкарма комитеты инфраструктура бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов, “Сабагаз” предприятиесенең Арча бүлеге вәкиле Наил Гыйззәтуллин бар.
“Татстройинвест” оешмасы, “Идарәче компания” вәкилләре газ җиһазлары, төтен һәм җилләтү юлларының төзеклеген даими тикшереп торалар.
– 2018 елда 60 йортта төзекләндерү эшләре башкардык, – ди Илдус Әһлиев. – Барлык йортларда да төтен, җилләтү юлларын тикшереп чыктык. Моның буенча махсус бригада эшли, кирәк булганда өстәмә бригада куябыз.
Проблемалы фатирларны да яхшы беләләр. Арчада буш фатирлар күп, хуҗаларын табу җиңел түгел, чакырып китергәнче шактый вакыт үтә.
Бөтен кеше дә синең килгәнеңә шат түгел, үзләренең иминлеген кайгыртып йөрүләрен аңламый. Безгә дә төрлесе очрады. Бер фатирга керәбез, хуҗабикә “Йөрисез шунда!” – дигәнрәк тонда ачулангалап та алды. Кухня ишеге юк, ә ул булырга тиеш. Комиссия әгъзалары кимчелекләрне җайлап кына аңлаталар.
Бер фатирда кухня стенасын җиһазлар белән каплап бетергәннәр, җилләтү каналы да шунда калган. Куркыныч хәл бит инде ул, ничек итеп тынычлап йокларга кирәк, ә сөрем газы бик хәтәр, аңны югалту өчен бер-ике тапкыр сулау җитә, диләр…
– Җилләтү каналы эшләмәүнең төп сәбәбе – фатирларга һава кермәүдән, – ди Илдус Әһлиев. – Тәрәзәләр пластиктан, ишекләр тимердән. Без кухня тәрәзәсенә өстәмә клапан куярга тәкъдим итәбез, аны куеп бирүчеләр бар.
Көн тууга әле тегендә, әле монда сөрем газыннан һәлак булучылар турында ишетеп торабыз. Болар безгә кисәтү булып яңгырый.
Ильяс Фәттахов