Фәнил Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары уздырылды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2  нче февраль көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә 8 нче тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 15 мәктәптән һәм Арча педагогия көллиятеннән 111 укучы катнашты.

Урта мәктәпләр арасында 1 нче урынга Ашытбаш мәктәбе күтәрелде, 2 нче һәм 3 нче урыннарны Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе һәм Курса Почмак мәктәпләре бүлештеләр. 

Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында 1 нче урынны хуҗалар – Иске Кырлай мәктәбе командасы яулады. 2 нче урында – Урта Курса мәктәбе, 3нче урында Хәсәншәех мәктәбе командалары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International