Мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне «Арча» спорт комплексы балалар шау-шуыннан гөрләп торды. Биредә 2003-2004 нче елгы мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары узды. Ярышта үзебезнең район мәктәпләреннән генә 11 кызлар командасы, 10 егетләр командасы катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 
Егетләр арасында: 
1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе 
2 урын – Иске Ашыт мәктәбе 
3 урын – Казанбаш мәктәбе командалары.
Кызлар арасында: 
1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе 
2 урын – Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе
3 урын – Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе командалары.
Барлык призерлар медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International