Яшьлек белән очрашу
Арча районы башлыгының студентлар белән очрашуы инде традициягә әйләнде. Быел да “Әйдә, форумга” проекты кысаларында район Мәдәният йортының тамаша залын тутырып килгән иде алар. Әлбәттә, биредә студентларның берникадәре генә, чөнки белем эстәүче яшьләребез бик күп.
Яшь буын вәкилләре белән кайда гына очрашып аралашмасын, район башлыгы Илшат Нуриев аларның үзебезнең районга кирәклеге, районыбызның киләчәге алар кулына калачагы хакында гел искәртеп тора.
Белемле кеше беркайчан югалмаячак. “Кытайга барып белем ал”, дигән борынгы бабаларыбыз. Район башлыгы үзе дә, мәктәпкә кергәннән бүгенге көнгә кадәр белем алуын яшерми. 51 яшенә җитсә дә, бүгенге көндә дә Мәскәүгә кадәр барып укый, өч ай саен укыганы буенча имтихан тота икән.
Заманы шундый. Интернет заманы дип, тискәре якларын эзләп маташсак та, бүгенге көндә пәрәвезле челтәр яшәештә мөһим чара. Берәр мәгълүмат кирәк булса — ачтың да укыдың. Хәтта Интернетны куллана белү өчен дә белемлелек сорала. Яшьләр анда тирән йөзсә дә, урта, өлкән буын вәкилләренең күбесенә ул карурман сыман тоела әле. “Җир шары кечерәя бара, – ди Илшат Нуриев, – моны болай аңлатыр идем: кәрәзле элемтә чаралары, компьютерлар аша дөньяның төрле почмакларында яшәүче яшьтәшләрегез белән аралаша аласыз. Димәк, камилләшү, үзегез өстендә эшләү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Ә безгә, район җитәкчеләренә, сез, яшьләр белән кире элемтә җитеп бетми. Сезне борчыган мәсьәләләр, проблемаларны белмәгәнгә, без аны чишә дә алмыйбыз. Борчыган мәсьәләләрегезне әйтергә кыенсынмагыз, ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык. Әгәр без яхшы балалар тәрбияләсәк, киләчәгебез дә яхшы булачак”.
Районда эш урыннары булмау беркем өчен сер түгел. Район башлыгын бу мәсьәлә нык борчый. Очрашуларда ул яшьләрдән тәкъдимнәр дә көтә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсе 97 процент кадрлар белән тәэмин ителгән дисә дә, дипломлы яшьләрне эшкә районга чакыра. “Кайсыгыз кайтса да, районда каршы алырга әзербез”, – дип вәгъдә итә ул һәм узган ел авыл хуҗалыгы яшьләре форумында “Авылга кайтмаячакмын”, – дип ышандырып әйткән яшьләрнең узган ел авылга эшкә кайтып, яратып эшләп йөрүләрен, алардан җитәкчеләрнең дә канәгать булуын мисалга китерә. Уйланырлык нигез дә бар: шәһәрдә сине кем колач җәеп каршы ала? Анда иң элек торак проблемасы килеп баса. Ә авылда, туган йортыңда яшәп рәхәтләнеп эшли башлыйсың, өстәвенә, укып бетереп кайтканнарга хөкүмәт ярдәм дә күрсәтә. Хәер, укыганда ук, әгәр алдан киләчәгеңне авыл белән бәйләргә теләсәң, кайтып эшлисе авыл хуҗалыгы оешмасы белән студент арасында килешү төзеп укырга була. Бу очракта оешма югары уку йорты студентларына 10 мең сум, техникум, көллияттә укыганнарга 6 мең сум стипендия түләп тора. Шунысы бар, белгеч әлеге хуҗалыкта өч ел эшләргә тиеш. 2013 елда чык-кан карар нигезендә, кайтып эшли башлагач бер тапкыр югары уку йортын тәмамлаганнарга 300 мең, көллият тәмамлаучыларга 150 мең сум күләмендә акча түләнә. Өстәвенә, белгечкә бер ел дәвамында ай саен 7500 сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Аны алу өчен авыл хуҗалыгы идарәсенә вакытында документларны гына тапшырырга кирәк. Шулай ук яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары да районда уңышлы эшли, республикада яшь белгечләр өчен конкурслар уздырыла һәм анда райондашларыбыз да гел катнашып, уңышлар яулый, акчалата бүләккә ия була. Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, дип юкка әйтмәгәндер халкыбыз.
Форумда катнашучылар өчен яшь эшмәкәр Фәнис Гарәфиев һәм Казаннан килгән яшь эшмәкәрләрнең чыгышы да кызыклы булды. Фәнис әтисеннән мирас булып калган металл заводында үз идеясе белән яңа технологияләр кулланылуын һәм ул яңалыкларның уңыш китерүе турында сөйләде.
Яшьләр өчен Мәдәният йорты фойесында музей, китапханә хезмәткәрләре бай эчтәлекле күргәзмәләр оештырган, яшьләр спортның өстәл уеннары буенча көчләрен дә сыный алды. Районның яшь сәнгать осталары җыр-биюләрен бүләк итте.
Розалия Зиннәтова