Санлы эфир телевидениесенә күчәбез

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Санлы эфир телевидениесенә күчәбез

Без инде югары сыйфатлы санлы телевидениегә ияләндек. Елга фәлән сум акча түлибез дә, спутник яки кабель каналлары аша җаныбыз теләгән программаны карыйбыз. Әмма әле бу рәхәтлекне татымаучылар да бар. Кемнеңдер финанс яктан мөмкинлеге юк, ә кемгәдер бу кирәкми дә... Әнә, түбә башында антеннасы тора – шул җитә. Су шикелле чиста күрсәтә торган санлы телевидение бөтенләй башка инде.

Узган ел ахырыннан Россиядә антенна ярдәмендә бушка караган телеканалларны күрсәтүне әкренләп бетерә башладылар. Я түләүле санлы телевидениегә, я бушка карый торган санлы эфир телевидениесенә күчәргә кала.

Бүген без санлы эфир телевидениесе турында “Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәге”нең Шәмәрдән цехы җитәкчесе Айрат Хаҗиев белән сөйләштек. Ни өчен Шәмәрдән, чөнки Арча районын алар санлы эфир телевидениесе белән

тәэмин итә.

– 2009 елда Россиядә телерадиотапшырулар үсеше буенча максатчан программа кабул ителде, – дип сөйләде Айрат Хаҗиев. – Анда 2009–2018 елларда санлы эфир тапшыруларына күчү турында игълан ителде. Шушы программа нигезендә Татарстанда яңа җиһазлар монтажланды. Бүгенге көндә республика халкының 99,3 проценты бу мөмкинлектән файдалана ала. Моның өчен республикада 87 станция төзергә кирәк иде. Аның 25е өр-яңадан төзелде. Калганнары үзгәртеп корылган станцияләр. Әлеге проект Татарстанда

мәгълүмати тигезсезлекне бетерде, ягъни бар кешегә дә югары сыйфатлы телевидениедән файдалану мөмкинлеге тудырды. Шулай итеп, 2019 елның 3 июненнән Татарстан да тулысынча санлы эфир телевидениесенә күчәчәк.

– Санлы эфир телевидениесе нәрсә ул?

– Гади генә әйткәндә, халык бушка югары сыйфатлы 20 санлы эфир телеканалын карый ала. Санлы телевидение видео-аудио сигналларны транслятордан телевизорга күчерә. Заманча телевизорлар инде бу система белән эшли. Ә элегрәк чыккан телевизорларга санлы эфир телевидениесен тоташтыру өчен приставка куярга кирәк. Ул кибетләрдә сатыла һәм бәясе 1000 сумнан башлана. Шулай ук антенна да кирәк булачак.

– Нинди телевизион каналларны бушка карап булачак?

– “Беренче канал”, “Россия 1”, “Матч ТВ”, “НТВ”, “Бишенче канал”, ОТР, ТВЦ, “Карусель”, “Россия 24”, “Россия Культура”, “Рен-ТВ”, “Спас”, СТС, “Домашний”, “ТВ3”, “Пятница”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, “Муз ТВ”. Алар федераль каналлар дип атала. 2017 елның ноябреннән “Россия 1”, “Россия 24” телеканалларында һәм “Радио России” радиостанциясендә ГТРК “Татарстан” программасын карап һәм тыңлап була.

– Татарча “ТНВ” тапшыруын карап булачакмы?

– Булачак. Әмма ул югары сыйфатлы санлы телевидение кебек булмаячак, ә хәзерге дәрәҗәдә калачак.

– Антенна, приставканы кайдан сатып алып була? Сораулар туса, сезнең оешмага ничек шалтыратырга?

– Антенна, приставканы телевизорлар сатыла торган кибетләрдән алырга мөмкин. Алганда санлы эфир телевидениесе өчен дип сорап алырга кирәк. Сораулар туса, (884362) 3-22-24 телефонына шалтыратырга.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International