Әдһәм абыйны котладылар
Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша.
Арчада әлеге сугышларда катнашып, исән-сау туган җиренә әйләнеп кайткан ветеран Әдһәм Әхмәтҗанов яши. Ел да әлеге көндә аның янына районнан хәрби комиссариат, хакимият вәкилләре килеп хәлен белеп китә иде. Быел Әдһәм абыйның хәле авыраеп киткән, күзләре күрми, колагы да начар ишетә. Халәте, көче кеше белән аралашырлык булмаганга, быел Погодинның, район ДОСААФ оешмасының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләрне улы Рөстәмгә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта, хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Арча районы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев тапшырды. Чарада районыбызның яшь армиячеләре дә катнашты.
“Әти 10 ел элек кенә егетләр кебек, Арчадан Күпербашка кадәр көн саен, нинди һава торышы булса да, җәяү төшеп менә иде. Гел хәрәкәттә булырга яратты. Тик соңгы вакытта биреште. Әтине онытмавыгыз өчен зур рәхмәт”, — дип рәхмәтләрен җиткерде Рөстәм Әдһәм улы.
Розалия
ЗИННӘТОВА