Арчада “Бердәм Россия” көне”
1 февральдә Арчада “Бердәм Россия” көне” үтте. Районга Россия Федерациясе һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың төрле тармаклары җитәкчеләре, министрлыклар вәкилләре килде.
– “Бердәм Россия” көне” программасы һәр районда шушы районда яшәүче кешеләрнең депутатларга һәм партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать иткән тәкъдимнәрен һәм проблемаларын анализлаганнан соң төзелә, – диде проектның координаторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова.
Проект кысаларында районда 13 мәйданчык эшләде. Республика клиник хастаханәсе һәм республика балалар клиник хастаханәсе табиблары үзәк хастаханәдә 50 кешене карады. Шуларның 17се – өлкәннәр, 33е балалар. 21 кеше республика хастаханәләренә өстәмә тикшерүләргә чакырылды.
Арчаның 6нчы мәктәбендә “Сәламәт мәктәп” акциясе уздырылды. Аның барышында балалар белән сәламәт яшәү рәвеше һәм авыруларны профилактикалау мәсьәләләрен тикшерделәр. Республика медицина профилактикасы үзәге табибы 1–4 һәм 8 сыйныфларда укучы 150 баланың гәүдә тотыш- ларын тикшерде. Балаларның 36 процентында тайпылышлар бар. Шул исәптән инде 31 балада умыртка баганасының 1 һәм 2 дәрәҗә кыйшаюы ачыкланды. Әлеге балалар исәпкә куелды.
Мәйданчыкларда эшләү йомгаклары буенча “Сәламәт киләчәк” проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән авыруларны кисәтү, сәламәтлекне саклау буенча профилактика проекты эшләү турында килештеләр. Әлеге тәҗрибәне киләчәктә башка районнарга да тарату күздә тотыла.
Сәламәтлек барыбызга да кирәк. Шул исәптән авылда яшәүчеләргә дә. Әмма аларның башка проб-
лемалары да җитәрлек. Район үзәк китапханәсендә авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, кооперативлар әгъзалары “Бүгенге авылны үстерү юллары. Кооперативлар эше тәҗрибәсе” дигән теманы тикшерделәр. Монысы “Россия авылы” дип аталган федераль партия проекты кысаларында.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов крестьян-фермер хуҗалыкларының районда тоткан роле, аларга күрсәтелгән дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина үзенең чыгышында җирлеккә кергән авылларда халыкның тулы канлы тормыш белән яшәвен, яшьләрнең авылда төпләнеп калуы, социаль мәсьәләләрнең уңай хәл ителүе турында әйтеп үтте.
Арчадагы кооператив җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев “бер-беребезне алдамыйча, чынбарлыкны әйтеп” сөйләшергә чакырды. Авылларның киләчәге борчый, яшьләр калмый диярлек. Авылга күрсәтелгән ярдәмне совет заманындагы белән чагыштырырлык түгел. Грантларны бик аз гына кеше ала, безнең районнан катнашкан биш кешенең берсенә генә бирелде. Россиядә барып чыкмаса да, Татарстанда гына булса да 2020 елны “Авыл елы” итеп үткәрергә иде...
Район башлыгы Илшат Нуриев та грантлар санын арттырып булмасмы, дигән фикер әйтте. Безнең районда кечкенә ферма төзергә теләүчеләр күп. Дөрес, грант отучылар да шактый булды, анысы өчен рәхмәт. Әмма алмый калучы кешенең күңеле төшәчәк, ул кабат документлар әзерләп йөрмәячәк инде.
Сөйләшү әнә шулай эшлекле булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова биредә әйтелгән фикерләрне республика җитәкчеләре игътибарына җиткерәчәген белдерде.
Иртәнге сәгать 9да бассейнда “Сәламәтлек марафоны” дигән йөзү буенча спартакиада башланып китте. Анда районның иң көчле йөзүчеләре кат-
нашты. Алар: Әсхәт Ахунов, Наил Зәйнуллин, Рәсим Исхаков, Әмир Галиев, Адел Гомәров, Азат Ахунов, Кирилл Бальзамов, Диләрә Кадыйрова, Самат Нуриев, Алинә Хәмитова, Ралина Фәттиева, Камилә Әскәрова, Динә Гыймадиева, Диләрә Ногуманова, Диләрә Мифтахова, Камилә Гарифҗанова. Ярыш-лар башланыр алдыннан йөзүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләп, уңышлар теләде. Йөзү ярышын, районда балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик мөмкинлекләрен үстерү буенча нинди шартлар тудырылганын Казаннан кайт-кан вәкилләр дә карады. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы Депутаты, Олимпия уеннарында ике тапкыр призлы урын алган, су тубы уены буенча “Синтез” клубы президенты Ирек Зиннуров призына үткәрелде ярышлар. Ирек Зиннуров, “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” Татарстан бүлекчәсе житәкчесе Динар Бариев балаларның күңелләрен үсендерә торган теләкләр юлладылар. Ярышлар тәмамлангач, балаларга бүләкләр тапшырылды.
“Арча” спорт комплексы спорт залында таяклар белән скандинав йөрү буенча осталык дәресе булды. Аны Казан дәүләт медицина академиясенең неврология кафедрасыннан скандинав йөрү буенча халыкара инструктор Лидия Кадыйрова үткәрде. Дәрес бик кызыклы, эчтәлекле һәм файдалы булды. Скандинав ысулы белән йөрү бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, умыртка баганасы авырткан, кан басымлы, артрит, артроз, остеопороз белән чирләүче, йокысызлыктан интегүче, тулы гәүдәле кешеләргә файдалы. Әмма бу спорт төре белән шөгыльләнер алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Аның зыяны да булырга мөмкин икән.
Бу көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 укучыга Россия Федерациясе гражданы паспортлары тапшырдылар. “Сезнең һәрберегез әлеге документның сезгә хокуклар гына түгел, ә ил, республика, гаиләгез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз алдында җитди бурычлар да куюын аңларга тиеш. Республиканың һәм илнең киләчәге сезнең кулларда”, – диде Юрий Камалтынов.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин Наласа авылында гражданнарны кабул итте. Аңа су челтәрен яңарту, авылда парк төзү, кооперативларга грант алу мөмкинлекләрен арттыру һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Арчаның беренче урта мәктәбендә торак милекчеләре ширкәтләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре өчен республика һәм федераль конкурсларда катнашу өчен проектлар әзерләүгә багышланган семинар үтте. Арчаның “Үзәк” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче районнары музейлары хезмәткәрләре өчен фәнни-практик семинар уздырылды.
Арча Укучылар сараенда алты районның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, директорларның тәрбия эше буенча урынбасарлары сәләтле балаларны ачыклауга багышланган семинарда катнаштылар.
Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасында алты районның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, директор урынбасарлары белән “Россия халыклары бердәм” дигән түгәрәк өстәл уздырылды.
Мәйданчыкларда эш тәмамланганнан соң район Мәдәният йортында Юрий Камалтынов партия активы белән очрашты. Анда катнашучылар мәйданчыкларда эш йомгак- лары һәм сайлаучыларның наказлары үтәлеше тикшерелде.
– “Бердәм Россия” көне” проектына быел 15 ел тула. Шул чорда җитәкчелек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре тырышлыгы белән республика халкының күп мәсьәләләре хәл ителде, – диде Юрий Камалтынов.
Юрий Камалтынов райондагы акциянең уңышлы үтүен билгеләп үтте, аны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде, партия активистларына бүләкләр тапшырды.