Үзебездә бар алар

2019 елның 8 феврале, җомга

Үзебездә бар алар

Моннан унбиш еллар элек үтеп барышлый “Мөндеш сельхозтехникасы”на керергә туры килгән иде. Бетәбез, аяк сузабыз, дип торган вакытлары. Көчсезләнеп калган умарта гаиләсе кебек, капка төбендә сак та юк. Керү юлындагы эскәмиядә өч кеше тәмәке көйрәтеп утыра. Беләм дә әле үзләрен, алтын куллы, озак еллар шушында хезмәт иткән егетләр. Цехларда тынлык. “Аптыраганнан менеп утырдык”, – диләр.

5 февральдә хуҗалыкларның баш инженерлары белән Мөндештә булганда мин шушы вакыйганы искә төшердем. Бүгенге көндә әлеге предприятиенең даны республикада да яхшы билгеле. Өч бертуган Төхвәтуллиннар әнә шул таралырга торган предприятиене саклап калып, аны заман таләпләре югарылыгында эшли алырлык хәлгә китерделәр. Күпме кешене эшле иттеләр. Районда иң тотрыклы эшли торган коллектив, дисәк тә ялгыш булмас.

Капканы кергәч тә төзелеш мәйданчыгы күзгә ташланды. “Измә ясый торган цех булачак. – Үзебездән артканын сатачакбыз да әле”, – диде җитәкче Динар Төхвәтуллин.

Нигездә элекке биналарда эшләсәләр дә, җиһазлар яңарган, тагын бер яңа цех төзергә әзерләнәләр.

Инженерлар кызыксынып карарлык әйберләр күп биредә. Авыл хуҗалыгы машиналары өчен детальләр ясыйлар, төзәтеп бирәләр. Тузып эштән чыккан “Делаваль” агрегатларын өр-яңа кебек итеп сафка бастыралар һ.б.

Семинарда катнашучылар Арча ремонт-механика заводында да булдылар. Мондый предприятиеләр республикада гына түгел, ил буенча да бармак белән генә санарлык. Монда двигательләр төзәтәләр, көйлиләр, башка күп төрле эшләр башкаралар. Җитәкче Даниял Фәсәхиев, техниканың бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән инженер, цехлар буйлап алып йөрде, кызыклы һәм файдалы дәрес бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов районда мондый предприятиеләр булуын зур бәхет, дип бәяләде. Иң мөһиме – кирәк әйбер эзләп ерак барып йөрисе юк, ышанычлы да.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International