Ул яшьлеген сагынмый
Тәнзилә апаның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, картлык көне бәхетле.
Бүгенге көндә ул кызы Ләйлә тәрбиясендә гомер кичерә. Ләйлә ханым Арчадагы тормышын, эшен калдырып, ире белән бергәләп Казакларга әнисен карарга кайткан. Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савап- ларына ирешсен. Ата-ананы карау балаларның бурычы булса да, арабызда газизләрен санга сукмаучыларның да булуы күңелне әрнетә.
Яшь гомерен урлаган авыр сугыш елларын исенә төшерәсе килмиме, “Ул вакытлар онытылган инде. Яшьлекне сагынмыйм”, – ди Тәнзилә апа. Сикертәндә туып-үсә ул. 7 сыйныфны бетерүгә, эшли башлый: башта Яңа Чүриле хас-
таханәсендә, аннан, лаеклы ялга киткәнче, 30 елга якын колхозда терлекче булып.
Тормыш иптәше Дәүләт абый белән 3 малай, 1 кызга гомер биреп тәрбияләп үстерәләр. Аллаһы Тәгалә үзләренә 61 ел пар канат булып яшәү бәхете насыйп иткән. Дәүләт абый 2013 елда вафат булган.
Шөкер, балалары еракларга китеп урнашмаган, Илфаты белән Рифаты гаиләләре белән Арчада яши, вакытлары булган саен әниләре янына ашыгалар. Илфат улы Сабантуйда багана башына менүче, биюче һәм тагын күп һөнәрләргә ия буларак районда күпләргә билгеле, Ринаты авылда яши. Ул да көн дә әнисенең хәлен белергә керми калмый.
Озак яшәүнең серен сабырлыкта диюче Тәнзилә апа игелекле балаларына, ярдәмчел күрше-күләнгә рәхмәтле. “Хәзер тормыш рәхәт, кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшәргә генә кирәк”, – дип яшьләргә киңәшен бирә.
Тәнзилә Әскәрова балалары белән бергәләп гыйнварда 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде һәм район башлыгының, РФ Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.