Торт пешереп сатасың икән – салым түлә…

2019 елның 8 феврале, җомга

Торт пешереп сатасың икән – салым түлә…

Татарстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан яңа салым системасы – “Профессионал керемгә салым” турында закон эшли башлады.

Бу өендә үз эше белән мәшгуль булган затларга кагыла. Мәсәлән, хәзер өендә торт, өчпочмак, кыстыбый, бәлешләр пешереп сатучы, пилмән бөгеп, мантый әзерләп, үз клиентларын тәэмин итеп, акча эшләүчеләр күбәеп китте. Андыйларның кәсеп эше күп төрле. Дөрес, аларны салым түләп үз эшен алып баручы эшмәкәрләр бик өнәп бетерми. Җыелыш-

ларда алар бу турыда әйтеп торалар.

Шыпырт кына өендә торт пешереп сатып ятучылар, закон нигезендә салым түли башласалар, аның өстенлекләре дә бар, диләр. Бу яңалык турында без Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче район-

ара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.

 – Бу система кеше ялламыйча, үз милкен кулланып эшләп, елга иң күбе 2,4 млн сум керем (доход) алучыларга кагыла, – дип сөйләде Мөнир Шәйдуллин. – Салым төрле хезмәт күрсәтүдән, үзе җитештергән товарны сатудан алынган керемгә салына.

– Бу төр салым түләүчеләрнең эшмәкәрләрдән аермалы ягы нәрсәдә?

– Эшмәкәрләр салым түләү белән бергә Пенсия фондына да тиешле взносларны кертәләр. Ә инде “Профессионал керемгә салым турында”гы проект нигезендә эш итүчеләргә Пенсия фондына взнос түләү каралмаган.

– Бу аның киләчәге – картлык көне өчен әйбәт түгел икән. Пенсиягә чыгасы бар бит...

– Бу проблема түгел. Һәркем ирекле рәвештә Пенсия фондына взнос кертә ала.

– Әлеге проектта катнашучыларга, ягъни эшләгән кеременә салым түләп баручыларга салым инспекциясенә килү кирәкме?

– 2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Минем салым” (“Мой налог”) дип аталучы мобиль кушымта эшли башлады. Әлеге кушымта салым инспекцияләренә бармыйча гына эш итәргә мөмкинлек бирә. Электрон элемтә аша салым инспекциясенә исәпкә басарга, кызыксындырган сорауларга җавап алыр-га һәм башка хезмәтләрне башкарырга мөмкин.

– Салым түләү ничег- рәк башкарыла һәм бу мәҗбүриме?

– “Минем салым” кушымтасында теркәлүче үзмәшгуль кеше күрсәткән хезмәте яки саткан товарыннан алган керемне шунда теркәп барырга тиеш. Ай беткәннән соң икенче айның 12сенә кадәр салым органнары үзмәшгульлек буенча теркәлгән һәр физик затка түлисе салым суммасы язылган хәбәрне мобиль кушымтага җибәрәчәкләр. Салымны түләү вакыты ай беткәннән соң икенче айның 25енә кадәр каралган. Яңа салым системасы ирекле кулланыла.

– Салым органнары алдында хисап тоту каралганмы?

– Юк, салым органнарына хисап тотарга кирәкми.

– Үзе җитештергән товарны сатканда сатып алучыга чек бирү өчен контроль-касса аппараты кирәк буламы?

– Юк, андый аппарат кирәк түгел. Сатып алучы белән барлык мөнәсәбәтләр “Минем салым” дигән мобиль кушымтада башкарыла.

– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчегә салым түләүнең нинди файдасы бар?

– Беркайда теркәлмичә үзмәшгульлек белән генә шөгыльләнүче рәсми рәвештә эшсез кеше дип санала. Ә эшсезләрне бик өнәп бетермиләр. Банкка керәме ул, социаль яклау бүлегенә яки эшсезләр бюросынамы – иң башта нинди статус- та икәнеңне сорыйлар. Салым түләүче үз эше белән мәшгуль кешенең кая мөрәҗәгать итсә дә сүзе үтәчәк.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International