Җитәкче коллективка рәхмәт әйтә
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең еллык хисап җыелышы булды. Казаннан Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәсе бүлек җитәкчесе Светлана Макарова кайтты. Районнан икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Район прокуратурасы, суд приставлары бүлегеннән дә вәкилләр бар иде.
Иң башта Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова чыгыш ясады. Арча районында барысы 16649 пенсионер бар. Шуның 9287се яшь буенча пенсионерлар, калганнары инвалидлар. Пенсионерлар районда барлык халыкның өчтән берен тәшкил итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре узган ел Арча белән Әтнә районында яшәүче 21 мең кешене пенсия, пособие һәм башка төрле социаль түләүләр белән тәэмин иткән. Барлык түләүләр 2 млрд. 400 млн. сумга жыелган.
– Аерата идарә белгечләренең авыл хуҗалыгы стажына өстәмә түләүләрне санау һәм билгеләү буенча зур хезмәт башкарганнарын әйтеп үтәсе килә. Рәхмәт аларга, – дип сөйләде җитәкче Рузия Нурмөхәммәтова. – 2019 елның гыйнварыннан 3799 пенсионер авыл хуҗалыгы стажы өчен өстәмә ала башлады. Мөрәҗәгатьләр күп килә. Бу эш бүген дә дәвам итә.
Яшь буенча пенсия билгеләгәндә вакытында тиешле документларның керүе бик тә әһәмиятле. Әмма монда да проблемалар бар.
– Районның кайбер эре оешмалары үз хезмәткәрләре турында кайгыртмыйлар, пенсия билгеләү өчен тиешле документларны электрон формада безгә җибәрмиләр, – дип ассызыклап үтте Пенсия фонды җитәкчесе. – Узган ел документларны электрон элемтә аша юллау Арча районында нибары 64 процент кына тәшкил итте. Ә ул 100 процент булырга тиеш. Бу эш Әтнә районында яхшы алып барыла (96 процент). Арча районында ЗУЭС, “Курса МТСы”, сәүдә идарәсе, “Кырлай” агрофирмасына бу юнәлештә эшне көйлисе бар. Нәтиҗәдә гади хезмәт кешесенә пенсиягә чыгу өчен Пенсия фонды идарәсе юлын таптарга туры килә.
Узган ел пенсияләр, ай саен бирелә торган түләүләр гыйнварда, февральдә, апрельдә һәм августта индексацияләнде. Нәтиҗәдә, уртача пенсия 12447 сум тәшкил итте. Быел исә пенсияләр гыйнварда 7,05 процентка, февральдән ай саен бирелә торган түләүләр (ЕДВ) 4,3 процентка артты, апрельдән социаль пенсияләр 2,4 процентка артыр дип көтелә.
Пенсия фондының Әтнә районының клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Зөлфәт Галиев:
– Әтнә районында 13028 кеше яши, – дип сөйләде. – Шуның 35 проценты пенсионерлар. Кайбер авылларда хат ташучылар юк, пенсионерларга кыен, пенсия китерүче юк. Вакытында хәбәр итмичә артык түләнгән акчаларны кире кайтару белән кыен. Рәхмәт безнең хезмәткәрләргә, ал-ялны белмичә эшлиләр. Кичен, шимбә, якшәмбе көннәрендә дә ял дигән нәрсә юк. Авыл хуҗалыгы стажына өстәп түләүләр буенча халыктан мөрәҗәгатьләр күп. 28 ел ярым сыер саудым, сәламәтлегем начарайгач, фермадан киттем. 30 елга күпме генә калган, миңа өстәмә юк, дип өзгәләнә бер апа. Андыйлар белән авыр...
Район Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов:
– Пенсия сүзенә кагылмаган бер генә көн дә юктыр, – дип сөйләде. – Чыннан да, авыл хуҗалыгы стажына бәйле сораулар күп. 30 ел стаж-га 3 кенә көн тулмаган, миңа өстәмә түләү юк, дип зар елаучылар бар. Шул ук вакытта хөкүмәткә рәхмәт әйтүчеләр дә очрый. Әнә Көтектән бер гаилә икебезгә 5 меңгә якын акча өстәлгән, дип, сөенеп шалтыраттылар...
Район Пенсия фондына күпләрнең эше төшә. Чөнки ул акча белән бәйле. Хәзер бу оешма белән электрон элемтә аша да эш йөртеп була. Аның хезмәтләре күп төрле. Иң мөһиме кешегә җайлы булсын!
Румия Надршина