Укучылар, студентлар, яшь эшмәкәрләр арасында «Эш башлаучы фермер» интеллектуаль уен игълан ителә
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, проектның партнерлары - «МСП Корпорация» һәм «Роспредприниматель» оешмалары ярдәме белән Россия авыл яшьләре берлеге «Эш башлаучы фермер» интеллектуаль уенын үткәрү турында игълан итә.
Уенның максаты ул талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, авыл территорияләрен үстерү буенча бизнес-проектлар эшләү һәм аларны тормышка ашыру. Проект катнашучы яшьләргә икътисад, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру һәм менеджмент өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә.
Конкурста катнашуга укучылар, студентлар, аспирантлар, югары уку йортлары магистрантлары арасыннан 5 кешедән торган командалар чакырыла. Шулай ук 3 елдан да ким булмаган хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшь (яңа эш башлаучы) фермерлар һәм АПК өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарлар чакырыла. Яшь белгечләрнең яше - 18дән 35кә кадәр булырга тиеш.