10 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2008-2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында таэквондо буенча Ачык Беренчелек узды, 2005-2007 елгы малайлар һәм кызлар һәм 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында, анда автоградтан алты команда белән беррәттән Казан, Алабуга, Арча, Менделеевск һәм Түбән Кама районы командалары да катнашты. Арча спортчылары һәрвакыт югарылыкта булып, бер алтын, 2 көмеш һәм 4 бронза медаль алып кайттылар. Барлык спортчылар-тренер Газинур Борһанов шәкертләре.