Иң өлкәне 80не узган иде

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Иң өлкәне 80не узган иде

9 февраль районыбызда спорт чараларына бай көн булды. Иң күләмлесе – Арча стадионында “Россия чаңгы юлы – 2019” акциясе кысаларында узган чаңгы шуу бәйрәме. Чыннан да, бу көн чын мәгънәсендә бәйрәм иде: үзе җылы, үзе ямьле, рәхәт.

Чаңгы ярышы башланганчы, Арча стадионы янәшәсендәге “Казансу” паркында шугалак юлы ачылды. Кичләрен шугалак утлар белән яктыр- тыла, тимераякларың булса, гаилә белән дә рәхәтләнеп килеп шуарга мөмкин. Бәйрәмдә Арча сәнгать мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнгән әкият персонажларының балаларга җырлы-биюле уеннар оештыруы зур бүләк булды. Тантаналы ачылышка район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде, ул тасманы “Арча-Арена” боз сараенда шөгыльләнүче хоккей командалары егетләре белән бергәләп кисте.

Чаңгы юлы исә елдан-ел күбрәк чаңгычыларны җыя. Иртәнге 9да Арча мәктәпләренең 2005-2006 елгы һәм 2007-2008 елгы укучылары арасында турнир белән башланып китте. 34 укучы 1 чакрым ерак- лыкта җитезлекләрен күрсәтеп, түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: 2005-2006 елгы кызлар арасында 1нче урында Алия Диярова (2 нче мәктәп), 2нче – Энҗе Файзрахманова (5нче гимназия), 3нче урында Айсылу Хәкимова (6нчы мәктәп), 2005-2006 елгы малайлар арасында 1нче урында Рәзил Әхмәдуллин (5нче гимназия), 2нче –Айназ Зарипов (5нче гимназия), 3нче урында Радик Хәлиуллин (2нче мәктәп), 2007-2008 елгы кызлар арасында 1нче урында Илфира Мәрдәнова (5нче гимназия), 2нче – Сәлимә Мөхәммәтшина (5нче гимназия), 3нче – Гүзәлия Фәттахова (2нче мәктәп), 2007-2008 елгы малайлар арасында: 1нче урында Әлфис Һидиятуллин (6нчы мәктәп), 2нче – Руслан Сабирҗанов (5нче гимназия), 3нче урында Руслан Зарипов (6нчы мәктәп). Мәктәпләр арасында 1нче – 5нче гимназия, 2нче – 2нче мәктәп, 3нче урында 6нчы мәктәп командалары. 1нче урын алган 4 укучыга “Чаңгы юлы – 2019”ның махсус башлыгы тапшырылды. Җиңүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев котлады.

Соңрак “Чаңгы юлы – 2019” ярышы старт алды. Спорт чарасында бюджет учреждениеләре, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучылар, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, гомумән, теләге булган һәркем катнашты.

Иң беренче булып дистанциягә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыкты. Алар 400 м ара үтте. Оештыручылар аларны финишта бүләкләр белән каршы алды. Аннары 800 м арага башлангыч сыйныф укучыларына старт бирелде. Аларның һәрберсенә шулай ук бүләкләр тапшырылды.

Өлкәннәр арасында финиш сызыгын иң беренче булып Арчаның 2нче мәктәбенең югары сыйныф укучысы Илназ Дияров узды. Аның артыннан ук финишка Арча педагогика көллияте студенты Илназ Шәрәфиев килде. 3нче булып Ашытбаштан Рафил Ибраһимов килеп җитте. Кызлар арасында 1нче урында Алия Диярова (Арчаның 2нче мәктәбе), 2нче урында Энҗе Фәйзрахманова (5нче гимназия), 3нче урында Зәлидә Сибгатуллина (АПК). Җиңүчеләр медаль, грамота, “Чаңгы юлы – 2019”ның махсус башлыгы һәм районның спорт биналарында бушлай шөгыльләнү өчен сертификат белән бүләкләнде. Иң өлкән яшьтәге катнашучылар буларак, Ягъфәр Шәмиев һәм Руфинә Гәрәева аерым билгеләп үтелде.

Алар икесе дә ел саен әлеге һәм җәен йөгерү ярышларының төп катнашучысы. 17 февральдә 70 яшен тутырырга җыенучы элеккеге укытучы Руфинә ханым гомере буе чаңгыны үз итеп яши. “6 сыйныфта укыганда ярышларда катнаша башлаган идем, шуннан бирле мәктәптә дә, институтта укыганда да алдынгы урында булдым. Институтта укыганда “Буревестник” чемпионы идем”, – дип яшьлеген дә искә төшереп алды. Руфинә апа ел да район данын яклап республика пенсионерлар чемпионатында спортның бар төре буенча катнаша, район ветераннары 6 ел инде ул ярышлардан 1нче урын алып кайта. Кросста да калышмый ул. Йога белән шөгыльләнү файдалы, ди. Быел ярышырга дип түгел, көчен сынар өчен чыккан. Сөбханалла, яшьләрне дә артта калдырып килде әле. “Чаңгыда йөрү кан басымын көйли, рәхәт”, – ди. Руфинә апа кебек мондый ярышларда катнашмыйча йөрәге түзми торган тагын бер ветеран бар – 50 елдан артык Арча педагогика көллиятендә физкультура укыткан, 9нчы дистәсен ваклаучы Ягъфәр Шәмиев ул. Ветераннар икесе дә “Хәркәттә – бәрәкәт” дигән девизны алга куеп яши. Ягъфәр Зыятдинович бу сезонда чаңгыга беренче кар яугач ук бас-кан инде. “Чаңгы белән атнага 3, 4 тапкыр чыгып керәм, һәр иртәне зарядка белән башлыйм”, – дип, тәҗрибәле спортчы тәкъдимнәре белән дә уртаклашты. – Бүгенге ярышка килгәндә, трассаны киләчәктә чаңгыда йөргән, чаңгы юлын белгән кеше салсын иде. Чөнки таудан төшәсең, иркенләп барырга, кайбер урыннарда узып китәргә урын юк. Бәлки ветераннарга аерым чаңгы юлы ясаргадыр”. Ягъфәр абый кебек спортны үз итеп, сәламәтлеген кайгыртып яшәүчеләргә хәтта операция дә киртә түгел. Узган ел мартта аңа операция була. Операциядән соң кабат күренергә табибка баргач, табиб аның анализларын карый да, “Ә бабай кайда?” – дип сорый. “Менә бабай каршыгызда утыра. Зурлап юбилеен уздырды, үзеннән яшь кәләшкә өйләнде”, – дип тезеп китә “авыру”. Шуннан табиб шаккатып, “Син ничәнче елгы?” – дип сикереп тора да, кулларын кысып дустанә мөнәсәбәттә озатып кала. Мәзәк итеп сөйләсә дә, бу вакыйга аның яшәү рәвешенең мисалы булып тора.

Районыбызның шактый оешмалары кебек “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы хезмәткәрләре ярышка 10 кеше килгән. Алар чаңгы юлы ярышларында ел саен катнаша, республика күләмендәге ярышлардан да читтә калмыйлар, “Татавтодор” җәмгыяте оештырган ярышлардан ел саен 1нче урын алып кайталар. Хәзер март башында Сабада узачак ярышларга әзерләнәләр.

Быел катнашканнар инде киләсе елга булачак “Чаңгы юлы”н көтә башлагандыр. Чаңгыда йөрү осталыгы булмаганнар да чаңгыга басып, рәхәтләнеп йөрергә өйрәнә ала әле, вакыт күп.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International