Киләчәктә Арча данын яклаучылар
Ашытбаш малае Рүзәл Фәйзрахмановның үз-үзен тотышы ук башка. Баш горур, чәч заманча итеп кистерелгән, кием чиста-пөхтә... Келәмгә чыга да, көндәшләрен сала да керә... Сөйләшеп киттек. “5 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде ул. – Беренче тренерым Сөләйман абый булды. Хәзер – Марат абый. Мәктәптә даими шөгыльләнәбез”. “Алга таба да көрәшергә исәпме?” “Әйе!” “Ә, нәрсәсе ошый көрәшнең?” “Атуы!”
Менә нинди көрәшчеләр үсеп килә! Ашытбаш мәктәбендә “Ашытбаш” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Руслан Нуриев призына 2007 елда туган һәм алардан яшьрәк малайлар арасында татарча көрәш ярышы булды. Ярышта 94 малай катнашты. Руслан Нуриев ярышның башыннан ахырына кадәр карап, җиңүчеләргә бүләкләрне үзе тапшырды. Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләп, уңышлар теләде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев көрәш алымнарын аңлатып үтте.
Көрәш бер келәмдә барды. Иң башта бил алышыр- га кечерәкләр чыкты. Ярышны Шушмабаштан Назил Шәяхмәтов белән Ашытбаштан Раяз Ситдыйков башлап җибәрде. “Болар яңалар, – дип сөйләп торды тренер Марат Сәләхов. – Узган елдан кечерәкләрдән 15 баланы җыеп алып эшлим”. Ашытбаштан 2011 елгы Аяз Фәйзрахманов келәмгә чыкты да көндәшен күтәреп алып салды да. “Тиз тотты Аяз!” – диделәр. Аязның абыйсы өметле көрәшче Райнур да көрәш карарга килгән. Җитди егет. Ак күлмәге бигрәк тә килешә үзенә. Язма башында әйтеп үткән Рүзәл Фәйзрахманов белән алар туганнар.
Шушмабаштан Рүзәл Баһаветдинов шулай ук көндәше белән озак тартышып тормады, күтәреп алып салды да кереп тә китте. “Афәрин егет, укуы да әйбәт аның!” – дип мактадылар үзен.
Лесхоз мәктәбендә бу уку елында көрәш секциясен башлап җибәргән Илүс Әскәровны күрсәгез иде! Чебешләрен янына җыйган кош мыни?! Малайлары да тереләр, көрәшәм, егам, җиңәм, дип торалар! Тренерлары үзләрен келәмнән кочак- лап каршы ала! Команда 3нче урынны алды! Эдик Минһаҗев, Адел Сәләхов, Айназ Гарифуллин, Илсаф Йосыпов урыннар алып, бүләкләргә ия булдылар. Киләчәктә алар саны тагы да артачак!
Әле кайчан гына Арча мәктәпләренең көрәшчеләре кайда, дип юксынучылар бар иде. Арчаның 6нчы мәктәбе тренеры Фәнил Һидиятуллин тулы бер команда алып килгән. Һәм кайберәүләрнең борынына чирттеләр! 2нче урынны алдылар! Яшь тренер Фәнил үзе дә көрәшче. Тәртибен белә. Аның өч көрәшчесе – Рафил Абдулгалиев, Ильяс Сәлимов, Булат Шакиров яшьтәшләре арасында 1нче урынны алдылар.
Ярышларда көрәшчеләре өчен иң янып көйгәннәрнең берсе – Урта Курса мәктәбе тренеры Марат Әхмәдиев. Ул көнне (9 февраль) аның туган көне дә (46 яшь) иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Россия һәм республика чемпионнары әзерләгән көрәш тренеры Марат Әхмәдиевны туган көне белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Соңыннан Марат: “Үземнең улым Динир да көрәшә бүген, – дип сөйләде. – Олысы 10 сыйныфта укыганы Илүс тә көрәшә. Ярышка балаларның бик барасылары килде”.
...Көрәш тәмам. 1нче урынны Ашытбаш мәктәбе командасы алды. 2нче – Арчаның 6нчы мәктәбе, 3нче урында Лесхоз мәктәбе командасы. Котлыйбыз! Көрәшне игътибар белән күзәтеп барган федерация рәисе Ринат Алеев: “Яхшы ярыш булды бу, – диде. – Сәләтле балалар, өметле көрәшчеләрне күрдек. Аларның күп икәнен күреп сөендек. Киләчәктә шулар Арча данын яклаячак!”
Румия Саттарова