Әфганчылар җыелды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Әфганчылар җыелды

Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр кичке сәгать 6нчы яртыга район үзәк китапханәсенә кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә җыелдылар. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Шулай ук Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе, яшьләр бүлеге, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, район үзәк хастаханәсеннән дә вәкилләр бар иде. Очрашуны “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов алып барды.

Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарганга 30 ел. Берәү дә үзе теләп сугышка барып кермәгән. Әмма ил җитәкчелеге боерыгын үтәмичә булмый. Ир- егет бурычы – тиешле хәрби хезмәтне үтеп кайту һәм туган илне саклау. Районнан 138 солдат Әфганстан җирендә хәрби хезмәт үтә. Өчесе туган ягына әйләнеп кайта алмый. Кайт- каннарының да 30дан артыгы я авыртып, я юл фаҗигасенә очрап, я гаилә дә кора алмыйча ялгыз өйдә әрәм булды... Сүзебез дога булып барып ирешсен.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров:

– Хөрмәтле әфганчылар, сезнең һәркайсыгыз яшәү урыны буенча мәктәпкә очрашуга чакырулы, – дип сөйләде.

Иң башта районда нинди чаралар үткәреләчәге турында сөйләшенде.

– 15 февральдә Арчада һәйкәл янында митинг, 16 февральдә район Мәдәният йортында очрашу, иҗади кичә булачак, – диде районның “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Сөйләшү әкренләп әфганчыларны кызыксындырган сорауларга күчте.

– Районда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан сәламәтлеге буенча группага чыккан ир-егетләрнең күбесе социаль җыелмадан – бушлай дарулардан баш тартты. Арча районы инвалид- ларны бушлай дару белән тәэмин итү буенча начар эшләми, – дип сөйләде район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова. – Медицина тикшерүе – диспансерлаштыру үтәргә килмисез.

Урыннан берәү:

– Менә миңа участок табибы ингалятор язды, әмма ул миңа булышмый, – диде.

– Бу турыда участок табибына әйтергә кирәк.

– Әйттем. Безгә дарулар исемлеге кайта, без шул исемлек буенча даруларны язабыз, дип әйтте табиб.

– Сайлап алу мөмкинлеге һәрвакыт бар, – дип җавап бирде Лилия Рубисовна. – Табиб белән сөйләшергә кирәк.

Газ җиһазларына профилактик карау үткәргән өчен түләүнең 50 проценты субсидияләнә, дигән мәгълүматны күпләр беренче тапкыр ишетте. “Моның өчен тиешле документлар белән социаль яклау бүлегенә матди ярдәм үзәгенә килергә кирәк”, – дип аңлатты матди ярдәм үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.

...Сөйләшү дәвам итте. Ташламалы шартларда фатир алу мәсьәләсе дә күтәрелде. Түгәрәк өстәл артында ачыктан-ачык сөйләшү эзсез үтмәс дип ышанабыз.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International