Мондый депутат та була икән

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Мондый депутат та була икән

Яңа Кишет авыл җирлегенең хисап җыелышыннан соң Кышкар авылы имамы Радик Кәримов белән күрештем.

– Нәкъ моннан ун ел элек безнең колхозның хисап җыелышыннан соң халыкның битарафлыгына гаҗәпләнеп, ахырын уйлап бетермиләр, нәрсә булса шул булыр, дип утыралар дип язган идегез. Нәкъ шулай булып чыкты, – диде ул.

Радик абый биредә авыл Советы рәисе булып эшләгән кеше, авыллар язмышы өчен әле дә борчылып яши. “Безнең колхоз район җитештергән продукциянең биш процентын бирә иде, әле яшәү мөмкинлеге дә бар иде”, – дигән фикердә ул.

Ул җыелышта колхозны “Вамин”га кушу мәсьәләсе каралган иде.

Кишетләр халкын алай ук битараф дип тә әйтеп бетерәсе килми. Аңа кадәр аларны аерылып чыгарга җыенган Әтнә районына керергә үгетләп карадылар, караңгы төннәрдә йорт саен йөреп имза куярга үгетләделәр. Әмма күпчелек моңа риза булмады.

“Вамин” таягының иң авыр башы кишетләргә төште. Хезмәте тиешенчә бәяләнмәгәнгә күпләр авылдан китте, терлекләр ачлы-туклы булды, кешеләргә генә түгел, җиргә дә кадер бетте.

Ут, су һәм җиз торбалар белән сынау әле моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Узган ел бу хуҗалыкны Әтнә районының “Шахтер” хуҗалыгы алды. “Вәйт эшләп күрсәтәләр әтнәләр! – дип шалтыраткан иде бер танышым. – Азыкны төне буе әзерлиләр, ун ел юньләп эшкәртелмәгән басуларны тирәнәйтеп эшкәрттеләр”. Фермалар ныклап төзекләндерелде, ашаткан малда өмет бар, дигәндәй, сыерларның сөте артты, акча алып эшли башлагач халыкның да күңеле күтәрелде. Әтнә ягына асфальт юл да салып куйдылар.

Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас дигәндәй, узган көз Кишет якларыннан күңелсез хәбәрләр килә башлады. Берзаман фермалардан сыерларны, буаз һәм әле каплатылмаган таналарны (880 баш) алып киттеләр. Авылларның калган халкы да эшсез калды. Дөрес, бераздан бераз үгезләр китергән кебек иттеләр. Атларны да (17 баш) алып китеп бетергәннәр...

Хисап җыелышында бу хакта сүз булды, билгеле. “25 гыйнвардан безгә башка килмәскә куштылар, – диделәр Әтнәгә техника ремонтларга йөргән ир-егетләр. – Безгә ничек яшәргә? Түләү кәгазьләре килеп тора, гаиләне алып барасы бар”. “Вамин” да моның кадәр мыскыл итмәгән иде, болар бигрәк уздырды”, – диючеләр дә булды.

Авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов үзенең хисап җыелышында салым планнарының арттырып үтәлүен әйтеп үтте. Сигез кеше кече фермалар салу өчен грантлар алган. Тагын катнашырга теләүчеләр бар. Пай җирләре өчен салам, ашлык бирелгән. Фермалар бушап калгач шәхси хуҗалыклардагы сыерларны каплату проблемасы килеп туган булган. Рәис Әхмәтгалиев ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә башлагач әлеге проблема хәл ителгән.

Узган ел 13 бала туган, 13 кеше үлгән. “Авыллар картая, балалар кими, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Хуҗалыкта эшләр җайланса, бәлки үзгәрешләр уңай якка китәр”.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов авыл халкы өчен гамәлдә булган дәүләт программалары белән таныштырды. Хуҗалыкка яңа инвестор килүе көтелә. Район җитәкчелеге бу юнәлештә эш алып бара. Сыерлар кире кайтарылачак, техника, авыл хуҗалыгы машиналары белән дә шулай. 1600 гектарда чәчеп калдырган арыш бар. Әмма хәлләр шактый катлаулы.

Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Рафаэль Муллагалиев чыгышы язгы кояш кебек җылытып җибәрде, күңелсез уйларның бер өлешен куып таратты.

– Монда иске коены күмү турында сүз булды, – диде ул. – Сез ашыкмагыз әле, карыйк без аны башта, яраклы хәлгә китерик. Иске Кишет клубы бик начар хәлдә, дидегез. Район башлыгы белән киңәшим дә, түбәсен алыштырып, нигезен рәтләп, әйбәт хәлгә китерик.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International