Һәрберсе – гаҗәеп, һәрберсе – супер
Ир солтаннарын билгеләдек, төп йорт киленнәрен дә барладык, яшь гаиләләр турында да онытмадык. Һәр ел районның мәдәният тормышы әнә шундый вакыйгалар белән баетылды. Быел чират әбиләргә җитте, районның “Гаҗәеп әби”сен (“Супер әби”) билгеләү буенча бәйге башланып китте.
Дөресрәге, ул бара инде. Бәйге барлыгы сигез зонада булачак. Аларда 55 яшьтән өлкәнрәк, аларны әби дияргә тел әйләнми, ханымнар катнаша. Иң яхшылары, ягъни зона ярышлары җиңүчеләре дип әйтик, чөнки алар бар да искиткеч, 7 мартта Арча Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәреләчәк. “Барысы 10 ханым Арча сәхнәсенә чыгачак. Беренче, икенче, өченче урынны яулаганнарына 10, 8, 6, калганнарына 5 мең сумлык сертификат тапшырылачак”, – диде Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов. Әмма эш бүләктә генә түгел, анысын сүз уңаеннан гына искә алып үттек, районның супер әбисе дигән исем алу үзе ни тора! Тамашачылар, авылдашлардан бигрәк, балалар, оныклар, онык- чыклар алдында.
Шушмабаш зонасына кергән (Шушмабаш, Апаз авыл җирлекләре) авыллардан килгән ханымнар ярышында катнашырга туры килде. Мин аларның батырлыкларына, осталыкларына, гомер итү дәверендә туплаган тәҗрибәләренә сокланып утырдым. Сигез кешенең барысы да Арча сәхнәсенә күтәрелерлек. Тик... иң авыры, арадан берсен генә сайлап алыр-га кирәк.
Нишләделәр соң алар, дип кызыксынасызмы? Барысын да эшләделәр. Санаулы гына вакыт эчендә өч төр ярышта бөтен яктан үзеңне күрсәтә алу җиңел хезмәт түгел. Дөрес, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, балалары, оныклары, оныкчыклары да аларга ярдәмгә килгән. Әмма сәхнәдә үзең өчен үзең җавап бирәсе бит. Башта бәйгедә катнашучылар үзләре белән таныштырдылар. Ярар, видеофильмнар төшерү хәзер гадәти күренешкә әверелде инде. Әмма тормышын шигырь юллары аша таныштыручыларга гаҗәпләнәм. Тулы бер поэ- ма бит ул. Безнең халык шундый инде ул, ярарга түгел, булсынга эшли. Төп хезмәтен дә гөрләтеп алып бара, гаиләсен дә карый, оныклар да бага, менә шундый чараларга да намус белән әзерләнергә вакыт таба.
Носыдан Фәния Җәләлиева гомер буе фермада эшләгән, биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы бар. Шуның өстенә сәхнәдән төшмәгән, спектакльләрдә уйнаган, җыр- лаган. “Ничек җитешкән диген. Тәрәзә төпләрен гөлләр бизи, җәен ишег- аллары чәчәккә күмелә, кышын капка төпләренә кардан сыннар ясап куя...” – диләр аның турында авылдашлары.
Мирҗәмнән Фәридә Хаҗиева Казанда укып, чит җирләрдә яшәп, сагынып туган ягына кайтып урнаша. Өч балалы ханым авырлыклардан курыкмый, ат җигеп сөт тә җыя, басуга йөреп эшкә килгән студентларны да ашата, фермада дуңгызлар да карый. 23 ел инде иминият өлкәсендә. Биш оныгы бар, әмма үзе әле яшь кызлар кебек. Спорт белән шөгыльләнә, фитнеска йөри, кышын көн дә чаңгыда.
Шекәдән Шакирә Нуриева Башкортстанда туып-үскән. Ире Шекә егете Каюм белән аны Кама автомобиль заводы кавыштырган. Әнә шулай Арча яклары килене булып куйган. “Северный” хуҗалыгында сыер сауган. Хәзер лаеклы ялда. Кул эшләренә бик оста, челтәр шәлләр бәйли. Сәнгать дөньясында кайный. Балаларын, оныкларын да сәхнәгә тарта. Аларның берсе җырлый, икенчесе бии...
Шушмабаштан Суфия Нигъмәтҗанова 36 ел гомерен балалар тәрбия- ләүгә багышлый. “9 ту- ганым исән-сау, зур гаилә булып яшибез. 3 кызым, улым, оныкларым уңыш- ларына сөенеп туя алмыйм. Буламы соң әйтеп картаям дип, йөз яшәрлек рухым булганда”, – ди ул.
Нурания Мостафина Апазда укыган вакытында ук көтү көтә. Язмыш аны чит җирләрдә дә йөртә. Күңеле барыбер туган ягына тарта. Биредә гомер буе сыер сава. Биш бала тәрбияләп үстерә.Хәзер ак яулыклы ак әбинең урыны түрдә.
Раилә Шәвәлиева кечкенәдән җырга, моңга гашыйк. Гармунда уйнарга өйрәнә. Пөшәңгәрдән ерак китми, кияүгә чыгып шунда төпләнеп тә кала. Ул супер әби генә түгел, бизнес леди да булып чыкты. Сыерлар асрап, шуларның сөтеннән сөт продуктлары ясап, Казанга алып барып сата. Ире, балалары белән бергәләп чылбырлар да ясыйлар икән әле.
Сәрдәбаштан Галимә Ибраһимова гомер буе фермада эшләгән, Хәсәншәехтан Хәлимә Хәмидуллина тормышын мәдәниятка багышлаган. Рәхмәтулласы да, үзе дә, балалары, оныклары да сәнгать дөньясында “йөзә”.
“Гаҗәеп әбинең гаҗәеп оныклары”, “Бездән соң да мирас булып калсын” дигән бәйгеләрдә дә супер әбиләр үзләрен һәрьяктан оста, балаларына, оныкларына үрнәк булуларын күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчеләре билгеләнсә дә, аларны аерып алып күрсәтәсе килми. Чөнки аларның һәрберсе җиңүче, һәрберсе супер!
Гөлсинә Зәкиева