Максат зур, ә мөмкинлек?

2019 елның 15 феврале, җомга

Максат зур, ә мөмкинлек?

Хисап җыелышларын бер дә өнәп бетермим мин. Ел дәвамында нәрсә башкарганнарын тәфсилләп сөйлиләр дә эш бетте. Әйтерсең бернинди проблемалары юк. Шуңа Арча мәдәният бүлеге хисап җыелышына да теләр-теләмәс кенә бардым. Беренче ел гына катнашуым түгел, нәрсә буласын беләм, дип уйладым.

Әмма беренче минутыннан ук аның алдагыларыннан аерылып торуына игътибар иттем. Арча Мәдәният йортының икенче катында Арча сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган күргәзмәләр миңа гына түгел, җыелышта катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗановка да ошады. Мәдәният учреждениеләре, китапханәләр хезмәткәрләре спектакльләрдән өзекләр дә тәкъдим иттеләр.

Җыелыш та мәдәният бүлеге җитәкчесенең озын хисап докладыннан түгел, ә бүлеккә караган оешма җитәкчеләренең чыгышлары белән башланып китте. Беренче булып Арча Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов хисап белән чыкты. Тагын бер яңалык, ул чыгышын башкарган эшләре белән мактанудан түгел, ә проблемалардан башлап җибәрде. “Дөрес эшләмәде бу, болары турында ахырдан әйтергә кирәк иде”, – диде берәү шы- пырт кына. Башта эчемнән генә аның белән килештем, аннан уйлап куйдым. Кара, дөрес эшләде бит җитәкче. Югыйсә, мактаналар да, кимчелекләр шулар күләгәсендә югалып кала. Ә мәдәният өлкәсендә бүген бар да ал да гөл димәс идем.

Юк, монда сүз мәдәният хезмәткәрләренең эшләмәве турында бармый. Алар тырышалар, нинди генә чаралар оештырмыйлар. “Елга һәр мәдәният учреждениесе 150дән артык чара үткәргән. Күпме бу, азмы, анысын алар үзләре генә белә”, – диде директор. Әйе, бүген авылларда халыкны җыеп чаралар оештыруы җиңел хезмәтләрдән түгел. Моны мәдәният тормышы белән аз гына булса да таныш кеше бик яхшы аңлый. Карагыз сез, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы бүген нинди хәлдә? Күбесендә гармун, магнитофон, гап-гади микрофонга кадәр юк. Ноутбук, принтерлар турында әйтеп торырга да кирәкми. Хезмәткәрләр үзләре өйләреннән алып килә. Эшме бу? Ә мәдәният учреждениеләренең гөрләп торуы таләп ителә. Ә, бәлки, бер елны мәдәният йортлары елы дип атап, аларга да бераз ярдәм кулы сузаргадыр? Ул чакта ныклап таләп итеп тә булыр, кадрларның алышынып торуына да нокта куелыр иде.

Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова да үзләре башкарган эшләргә тукталды. “Әмма сезнең эш чаралар оештыру түгел, талантлы балалар тәрбияләү. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Уңышларыгыз турында бер сүз дә яңгырамады”, – диде аңа Ринат Закиров. Аның бу сүзләрен текстка кертмәсәң дә булыр иде. Әмма сәнгать мәктәбе коллективының нинди зур күләмдә эш башкаруын белгәнгә, эндәшми калып булмады. Райондагы барлык чараларда катнашулары бәхәссез, сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары да район, республика гына түгел, Бөтенроссия, Халыкара бәйгеләрдә дә нинди зур уңышлар яулыйлар. Гөлнара Сабирова аларның исемнәрен санап китә башласа, үзенә сәгатьтән артык вакыт кирәк булыр иде. Бу хакта мәктәпнең ата-аналар комитеты җитәкчесе Раушания Закирова да (аның өч баласы шунда йөри) белдерде һәм укытучыларга рәхмәтен җиткерде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтҗанова әле быел гына эшли башлавына карамастан, вазыйфасының нигезенә төшенергә өлгергән. Узган ел китапханәчеләр тарафыннан башкарылган эшләр турында тулы һәм матур чыгыш ясады, монда лаеклы ялга киткән Лилия Фазылованың тырышлыгы зур булуын ассызыклап үтте, киләчәккә планнары белән уртаклашты. “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин музейга килүчеләр санының кимүенә борчылуын белдерде, шуны күздә тотып быел экспозицияләрне яңартырга планлаштырулары турында әйтте.

Җыелышның икенче өлеше дип әйтик, тагын да кызыграк булып китте. Мәдәният учреждениеләре, китапханәләр эше турында җитәкчеләре, хезмәткәрләре түгел, ә алар белән кулга-кул тотынып эшләгән “Питомник” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ибраһим Сабиров, икенче мәктәп укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина сөйләде. Дөрес, чит күзлектән караганда яхшырак күренә.

Рамил Мөхетдиновның чыгышы көтелмәгәнчә булды. Ул хисап ясамады, ә мәдәни чаралар оештыруның биш юнәлешен (максат, мөмкинлек, масса һәм мәдәни мохит, миллилек, мәгълүмат) билгеләп үтте һәм безнең район мәдәният учреждениеләре үрнәгеннән, үз тәҗрибәсеннән чыгып, һәрберсенә анализ ясады. Барысын да аңлатып торсаң зурга китә, бер сүз белән әйткәндә, максатлар зурдан, тик менә мөмкинлекләр... артык кысан.

Соңыннан Ринат Закиров, Рамил Гарифҗанов чыгыш ясадылар, киңәшләрен бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. “Авыллардагы мохитне үзгәртү буенча эшлисе бар. Чараларны мәдәният йортлары гөрләп торыр- лык итеп оештырырга кирәк”, – диде Ринат Закиров. Әлеге дә баягы бер сүз, максат зур, ә мөмкинлек?

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International