Йортны төзеп бирәләр

2019 елның 15 феврале, җомга

Йортны төзеп бирәләр

Яңа Кырлай авыл җирлегендә узган җыенда район Советы депутаты, “Водоканал сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев үзенең чыгышында халыкка “Сез иң бәхетле кешеләр, күп авылларда проблема булып торган мәсьәләләр сездә хәл ителгән”, – дип әйтте. Су өчен дә “Кырлай” ширкәте түли икән биредә.

“Кырлай” ширкәте баш икътисадчысы Салават Әхмәтгалиев хуҗалык эшчәнлеге буенча хисап ясады. Ул эшләү өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, куәтле техникалар алынды, терлек тораклары заманча итеп үзгәртелде. Яңа Иябаш авылында программа буенча яшь белгечләр өчен йортлар төзелә.

Авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров хисап ясады. Җирлеккә 8 авыл керә. 529 хуҗалыкта 1832 кеше яши. Узган ел 22 бала туган, 20 кеше үлгән. 7 яңа гаилә барлыкка килгән, аерылышучылар юк. Шәхси хуҗалыкларда терлекләр кими, 7 сыер кимегән.

Социаль объектларның торышы начар түгел, әмма Яңа Кырлайның балкып торган мәдәният йортында өч айдан бирле директор, сәнгать җитәкчесе юк. Хезмәт хаклары да начар түгел, югыйсә.

Участок инспекторы, ветеринария хезмәткәре кыс-ка, әмма аңлаешлы итеп чыгыш ясадылар. Җирлектә узган ел 9 җинаять теркәлгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов район күләмендәге эшләр белән таныштырды. Күп төрле программалар тормышка ашырыла, моңа мисалларны Яңа Кырлай авыл җирлегендә дә күрергә мөмкин. Терлек асраучыларга ярдәм ителә, мәсәлән, быел да сыеры булган кешеләр субсидия алачак. Ветеринария хезмәте чыгымнары өчен бирелә торган акчаны шушы субсидиягә кушып бирү турында сүз бара.

“Кырлай” ширкәте районда гына түгел, республикада танылган хуҗалык. Республикада үстерелә торган бәрәңгенең 30 проценты шушы хуҗалыкта игелә. Игенчелектә алдынгы технологияләр кулланыла, игеннәрдән тотрыклы уңыш алалар.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International