“Бәрәңге яфрагы гына әче иде...”

2019 елның 15 феврале, җомга

“Бәрәңге яфрагы гына әче иде...”

Иске Иябашта яшәүче Дилбәр Сафиуллинага 90 яшь тулды. Әбекәйне гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. 7 балага гомер биргән Дилбәр апа бүгенге көндә төп нигездә кызы Зөлфия тәрбиясендә гомер кичерә.

Өтнәдә туып-үсә ул. 12 яшеннән хезмәт юлын башлый. 7нче сыйныфны бетергәч кыз ирләр белән урман да кисә, колхозның ул эшли ала торган нинди эше бар, һәммәсенә көче керә, кияүгә чыкканчы фермада сыер сава, үгез карый. Хәер, кияүгә чыккач та шул ук хезмәт көтә аны күрше авылда.

“Эшкә таза булдым, шуңа ирләр белән рәттән эшләдем. Ачлыктан безне алабута күмәче саклап калды”, – дип сөйли ул үзәгенә үткән елларны искә төшереп. Өч ир баланың кадерле сеңелләре булып үсә Дилбәр апа. Тик өлкәнәйгәнче Аллаһы Тәгалә шулай кадерле булып яшәүне язмаган – абыйлары яшьләй дөньядан киткән.

“Оясында ни күрсә – очканда шул булыр”. Бу сүзләр нәкъ Дилбәр апага атап әйтелгән сыман. Сыңар күз белән, булдырам дип балта эшендә йөргән әтисе Нәфыйк абый каны ага шул анда. Шундый эшчән, тырыш әти-әни баласы бул да, тәвәккәл булма, бар эшкә дә йөрәксенеп тотынма, имеш. “Әти чабата ясады, аның тырышлыгы белән тамагыбыз туйды. Әзәктә укыганда атнага әти сатарга дип үргән 40лап чабатаны кибәргә тезә идем... Их, алып кайтып күрсәтергә иде аларга хәзерге тормышны...” Дилбәр апа үткән тормыш юлын балаларына, оныкларына еш сөйли.

Тормыш иптәше Шәйхулла абый белән дә хезмәт юлы таныштыра аны. Беркөнне күрше авыл егете ул эшли торган фермага йомыш белән төшә һәм шунда чибәр Дилбәрне очрата. Язмыш тормыш юлларын 1954 елда бергә бәйли дә, 61 елдан артык иңгә-иң куеп, пар канатлы итеп янәшә алып бара. Шәйхулла абыйның бакыйлыкка күчүенә мартта 4 ел тула. Бергә кавышкач та тормыш йөген бергәләп тарта, балаларын аякка бастыра, укыта, олы тормыш юлына озата алар. Озак еллар, Шәйхулла абый көчендә булганчы умарта асрыйлар.

Нәселләрендә озын гомерлеләр булмаса да, Аллаһы Тәгалә үзенә гомер биргәненә шөкер итеп туя алмый. “Без балачактан печән ашап таза булып үстек. Бар үләнне дә ашап була, тик бәрәңге яфрагы гына әче иде. Бардадан күмәчкә кадәр пешереп ашаган чаклар булды”, – дип хатирәләре белән уртаклаша юбиляр. Ә бүгенге көне барлык өлкән кешегә дә бирелми торган бәхетле Дилбәр апаның. Үз күзләре белән дөнья яктылыгын күрә, аяклары белән җиргә басып йөри, урамга чыгып күрше-тирә белән аралаша, үз көнен үзе күрә (хәтта керен дә үзе юа икән балаларын мәшәкатьләмәскә өйрәнгән ана), ялларда, бәйрәмнәрдә газизләрен үз янына җыя алуы белән бәхетле һәм балаларына рәхмәтле ул.

 Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International