Кадер-хөрмәттә яшиләр
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 февральдә Урта Курса авылында яшәүче Дания Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Озын, катлаулы тормыш юлы үткән Дания Абдуллина 1929 елның 10 февралендә Түбән Курса авылында Кәримә һәм Зариф мулла гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Бик акыллы, тыңлаучан кыз булып үсә Дания апа. Заманына күрә тиешле белемен дә ала, абый-апаларының, әти- әнисенең ярдәмчесе була.
Матур гына яшәп ятканда сугыш башлана. Бу коточкыч хәбәрне без радиодан ишеттек, дип искә ала Дания апа. Сугышка дүрт абыйсы, ике җизнәсе китә. Аның нәни йөрәге бу көннәрнең авырлыгын тоя, якыннарын юксынудан өзгәләнә. Унике яшьлек кыз балага әти-әнисе өчен терәк булырга, сугышка киткән якыннарының хезмәтен башкарырга туры килә.
Шулай итеп, бик яшьли нужа йөген тарта башлый ул. Шул чор балаларына туры килгән авырлыкны, ач-ялангачлыкның барысын да үз башыннан уздыра Дания апа. “Без яшь вакытта күргән авырлыкны, ачлыкны, сугыш михнәтләрен бүтән бер кешегә күрергә язмасын иде җир йөзендә”, – ди ул узган гомерен күзаллап. Ачлыктан, үлемнән алып калган үләннәрне бик күпләп санап күрсәтә Дания апа.
Ниндидер бер җитдилек, тәвәккәллек белән сөйли ул яшь вакытларын. Яшь булганнар, матур булганнар бит яшь вакытта алар да. Нинди генә эш башкармаганнар: колхозның барлык эшләрендә катнашканнар, урман кискәннәр, юл эшләрендә эшләгәннәр, сука сукалаганнар, көнне төнгә ялгап урак урганнар, учма бәйләгәннәр, ат җигеп ашлык ташыганнар.
– Көн саен якыннарыбыздан хат көтеп яшәдек, – ди Дания апа. – Фронттан өчпочмаклы хатлар килә иде. Аларны гаиләбез белән җыелышып, өметләнеп укый идек. Ләкин ул хатлар арасында авылыбызга кайгы хәбәрләре дә килә иде. Безгә дә килде ул хәбәр. Ике абыем һәм бер җизнәм сугыш кырларында ятып калдылар. Унбиш яшемдә әнисез дә калдым.
Дөньяда шундый кешеләр була: аларны кайсы гына урынга куйсаң да, көчләрен кызганмыйча, барлык сәләтләрен биреп җир җимертеп эшлиләр. Менә шундыйлар рәтенә кертергә була Дания апаны да. Сугыштан соң ул дуңгызчылык фермасында эшли башлый. Эш дәверендә аны ферма мөдире итеп куялар. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Дания апа район Советы депутаты итеп сайлана. Аның 39 еллык хезмәт стажы, “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исеме бар. Тыл ветераны Дания апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
1957 елның 5 декабрендә Дания апа Урта Курса егете Мансур Абдуллин белән тормыш коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. 35 ел кайнана белән гомер кичерә. Аны тәрбиялиләр, хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.
Бүгенге көндә Дания апа белән Мансур абыйның 7 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Әдәпле, әхлаклы, күркәм холыклы балалар, оныклар тәрбияләп үстергән ата белән ана, әби белән бабай алар.
Балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, Дания апа хәзергесе өчен бик шөкер итеп, балалары, оныклары, оныкчыклары ихтирамын тоеп, тормышыннан бик риза, канәгать булып яши. Һәркөн илләребезгә иминлек, табыннарыбызга муллык, һәммә кешегә хәерле гомер теләп дога кыла. Хезмәт белән тир түгеп алып барылган үткәндәге тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген.
Олы яшьтә булуына карамастан, ачык фикерле күркәм сыйфатлы, мөлаем ак әбинең шундый авыр тормыш юлын матур итеп, башкалар горурланырлык итеп уза алуына сокланмый мөмкинме соң!
Ильяс Фәттахов